Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Н.А.Дурова музей-усадьбасында «Чуртан кушуы буенча» рус халык әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән якты программа старт алды.
Аның төп геройлары — Емеля һәм Чуртан — Петрушка, Убырлы Карчык, Кыш, Масленица һәм бәйрәм кунаклары белән бергә җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, күңелле конкурсларда катнашалар, Кыш карачкысын яндыралар һәм әлбәттә инде, хуш исле үлән чәйләре, тәмле «трактир» коймаклары һәм тәм-томнары белән сыйланалар.
Бәйрәм атна буе дәвам итәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85557) 7-96-51, 7-89-70