2017 елның 23 февралендә 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее казанлыларны һәм башкала кунакларын Ватанны саклаучылар көненә чакыра.
«Витязь» хәрби-тарих клубы «Барлык чорлар сугышчысы» программасын уздыра. Музей буенча сәяхәт кылып, кунаклар безнең тарихта төрле чорларда ирләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен белә, төрле эпохалар хәрби әйберләре белән таныша һәм әлбәттә инде, үзләре сугышчан әйберләрне сынап карый алачак.