"Бөек Болгар" фестивале кичке шоуга чакыра!

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

"Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивале дип аталучы зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды! Инде 12 августта Идел ярында ике көн дәвам итәчәк күләмле чара башланачак. Иң яхшы көрәшче-көч сынашучылар иң көчле исемен яулау өчен бер мәйданга җыелачак. Ләкин "Бөек Болгар" фестивале - ул көндезге программа гына түгел. 

Фестивальнең төп мәйданында узачак кичке манзаралар искиткеч финал ноктасына әвереләчәк. Кичке тирәлек тамашачылар алдында янып торучы факеллар белән килеп басачак, "Ялкынлы әкият" театральләштерелгән фаер-шоу белән гүзәл ут дөньясына алып кереп китәчәк, ә моңарчы TEUFELSTANZ фолк-төркеменең тере чыгышы белән ләззәтләнергә мөмкин булачак.     "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивален оештыручылар кунаклары турында да кайгыртканнар: программа 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, бу исә кунакларга бернинди каршылыкларсыз өйләренә кайтып китәргә мөмкин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International