ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 июльдә Казанда "Шәһәр экскурсияләре көне" фестивале узачак. Фестивальдә катнашучылар 5 экскурсовод – "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясе белән Vector "Шәһәр эшкуарлары мәктәбе" онлай-мәктәбенең уртак мәгариф проектында өченче агым чыгарылышлары катнашында шәһәр буенча йөри һәм яңа маршрутларны тикшерә алачак. Алдан теркәлү таләп ителә.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия һәм Кытайның "Россия һәм Кытай багланышларында яңа киләчәк һәм ММЧ роле" дигән III ММЧ форумында катнашты. Анда ул Кытайның массакүләм мәгълүмат чаралары өчен, алар төбәк турында һәм аның туристлык мөмкинлекләре хакында яхшырак белә алсын өчен, Татарстанның реклама-мәгълүмат турын презентацияләп чыгыш ясады.

ТурСтат аналитика агентлыгы туристлар өчен 2017 елда Россиянең иң популяр шәһәрләрен ачыклаган.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Калининград, Түбән Новгород, Краснодар, Ярославль, Кисловодск һәм Вологда шәһәрләре быел сәяхәтләр өчен популяр булган Россия шәһәрләренең беренче унлыгына керә

Рейтинг 2017 елның беренче алты аенда урнашу урыннарына онлайн-бронь алу системалары мәгълүматларын анализау нәтиҗәсендә төзелгән.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов Министрлар Кабинетында "Казанда FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогын үткәрү йомгаклары турында" брифингта катнашты. Анда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан ш. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә һәм сәүдә мәсьәләләрен тикшереп торучы беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты. Ул 15еннән 29 июньгә кадәрге чорда Татарстанга күпме турист килүе хакында сөйләде: "Конфедерацияләр кубогын үткәрү чорында Татарстанга барлыгы 160 меңнән артык кеше килде. Алар уртача өч көн һәм ике төн кунак булдылар. "Казан" халыкара аэропортына килүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 50 процентка артты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, туристлар Казандагы исәтлекле урыннарны карау белән генә чикләнеп калмады. Мисал өчен, 15 июньнән 29ына кадәрге чорда Свияжски уртау-шәһәрендәге туристлар саны узган елның шушы чорына карата 29 процентка артты. Казандагы кунакханәләрнең тулу дәрәҗәсе уртача 75 процент тәшкил итте, Конфедерацияләр кубогына матчлар узган көннәрдә бу күрсәткеч иң югары ноктасына (93 процентка кадәр) җитте. Экскурсия хезмәтләре күрсәтелүне сорап барыннан күбрәк Мексика һәм Чили туристлары мөрәҗәгать итте".


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

1 июльдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Ислам Республикасы булган Иранның Тәбриз шәһәре мэры Садег Наджафи Хезерлу җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты. Тәбриз шәһәре белән Казанны ахирәтлек элемтәләре бәйләп тора. Очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү һәм булган элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Дәүләт программаларын үстерү һәм үтәү бүлегенең әйдәүче вазыйфалар төркеме буенча (1 берәмлек) Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.

Утырышта түбәндәгеләр катнашты: Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисадый үсеш, гражданнарның тереклек эшчәнлеге инфраструктурасы буенча комиссиясе әгъзасы (Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы) Артур Мостаев һәм бәйсез экспертлар


30
июнь, 2017 ел
җомга

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең кунаклары өчен яңалыклар әзерли. Шәһәр тарихы музее ишегалдында яңа экспозиция һәм интерактив мәйданчыклар булачак.

“Ямщиклар станы»: биредә кунаклар почта эшенең һәм ямщикларның авыр кәсебе тарихы белән таныша, Алабуганың Себер тракты белән элемтәсе, сәяхәт кылу кагыйдәләре, ямщик кыңгыраулары турында белә һәм “Алабугадан сәлам!” – XIX гасырдан открытка репринты – хат җибәрә алачак.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты белән “Гасырлар батырлыгы” хәрби-тарихи үзгәртеп коруны үстерүгә теләктәшлек итүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы арасында 2017 елның 12-13 августында 5х5 форматында урта гасыр тарихи көрәше буенча Европа гран-приен (халыкара турнирын) үткәрүне оештыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.

Гран-при “Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәше фестивале кысаларында үткәрелә. Имза салу эшендә комитет рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Абдрашитов катнашты.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

ТурСтат аналитика агентлыгы Россиядәге гастрономия туристлыгында иң популяр юнәлешләрне ачыклаган. ТурСтат мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә бер-ике көнгә исәпләнгән гастрономия турлары һәм 8 һәм 9 июльдә узачак “Тәмле Казан” икенче гастрономия фестивале кебек гастрономия фестивальләренә бару Россиядә зур поплярлык казанган.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Иванов Испаниядәге VisitRussia офисы җитәкчесе Мадлен Родригез һәм “Mondotours” испан туроператоры белән очрашты. Төрле мәсьәләләр, шул исәптән Чили җанатарларының Татарстанда булуы һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатына җанатарларны җәлеп итү хакында сөйләшү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International