KAZAN TOURISM FORUM 2017 форумында туристик территорияләр белән комплекслы идарә итү серләрен ачачаклар

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 нче елныӊ 2 – 3 нче ноябрь көннәрендә Казанда KAZAN TOURISM FORUM 2017 форумы узачак. Киләчәккә юнәлешләр. Форум һәр 2 ел саен Казанда туризм өлкәсендәге дөньякүләм экспертларны җыя (2011, 2013, 2015 нче еллар). Быелгы форумныӊ темасы – «Туристик территорияләр белән комплекслы идарә итү». Форумны оештыручылар булып Туризм буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» автономияле коммерциячел булмаган оешма белән берлектә Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү» фонды тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International