Татарстан Республикасы «Ял.Leisure» халыкара күргәзмәсендә катнаша

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы үзенеӊ туристлык потенциалын «Ял.Leisure» күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Күргәзмә 19-21 нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Күргәзмә стендында Республикадан барлыгы 22 катнашучы булачак. Алар арасында музей-тыюлык (Алабуга, Чистай, Свияжск утрау-шәһәре, «Казан Кремле», Бөек Болгар) вәкилләре, Татарстан Республикасы шифаханәләр ассоциациясе, кунакханәләр һәм эчке туризм белән шөгыльләнә торган компанияләр.

Белешмә өчен: «Ял.Leisure» – Россиядә һәм БМО илләрендә әйдәп бара торган халыкара туристик күргәзмә. Әлеге чара ел саен 700 дән артык экспонент җәлеп итә.

Алар арасында: әйдәп баручы операторлар, турагентлыклар, туризм буенча милли офислар һәм администрацияләр, отельерлар, иминият ширкәтләре һәм броньлау системалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International