ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

11 октябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Kazan Palace by Tasigo отелендә тарихта беренче тапкыр WHERETOEAT by Evian and Badoit TATARSTAN 2019 милли ресторан премиясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Анда төбәкнең иң яхшы рестораннарыннан торган рейтинг тәкъдим ителде. «Ел рестораны» номинациясендә төп призны Казанның «Буйдак приюты» рестораны алган, ул шулай ук «ММЧ сайлавы» махсус номинациясендә дә җиңүче булган. «Милли кухня театры» ресторан комплексыннан Илгиз Галиев «Ел шеф-пешекчесе» номинациясендә приз алды. Шулай ук махсус жюри «Ел сомелье»сын сайлады, ул Елена Болдова («Пир һәм Пар») булды, ә «Елның ресторан күзәтүчесе» номинациясендә «Инде» интернет-журналының «Ризык» рубрикасы мөхәррире Айгөл Сабирова җиңгән. Моннан тыш, Татарстанда гына WHERETOEAT премиясе кысаларында тагын бер махсус номинация барлыкка килгән – «Татар кухнясының иң яхшы рестораны», һәм анда «Татар утары» рестораны җиңү яулаган.

Быел Татарстан Республикасының иң яхшы ТОП-10 рестораны исемлегенә түбәндәгеләр кергән:

1 урын – Буйдак приюты, Казан

2 урын – Пир, Казан

3 урын – Марусовка, Казан

4 урын – Казандагы үрдәк

5 урын – «Сетка» бары, Казан

6 урын – Cheeseria, Казан

7 урын – Leto, Казан

8 урын – Университет урамында хинкали ашханәсе, Казан

9 урын – Чирэм, Казан

10 урын – 50/8, Казан

10-11 октябрь көннәрендә Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш шифаханәләре буенча матбугат туры үткәрелде. Сәфәр барышында катнашучылар «Татнефть» ГАҖ шифаханәләре - «Ромашкино» һәм «Лилия», шулай ук Татарстан Республикасының Һөнәри берлекләр федерациясе шифаханәсе - «Бәкер» белән танышты.

Бу «Татарстан шифаханәләре» тарафыннан оештырылган беренче тур түгел, әмма ул «Татмедиа» АҖ журналистларыннан тыш, блогерларның да чакырылуы белән аерылып тора. Социаль челтәрләрдә нәкъ менә алар күбрәк фикер лидерына әйләнә. Һәм хәзерге заман шифаханәләре турындагы мәгълүматны күп санлы аудиториягә җиткерү мөмкинлеге – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм авыруларны профилактикалау өчен нәтиҗәле канал.

Катнаш турны уздыру тәҗрибәсе уңышлы дип танылды. Булачак төркемнәр блогер һәм журналистлардан оешыр дип көтелә.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

11 октябрьдә Kazan Palace by Tasigo кунакханәсендә WHERETOEAT by Evian and Badoit TATARSTAN 2019 милли ресторан премиясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. «Ел рестораны», «Ел шеф-пешекчесе», «Ел сомелье»сы, «Ел ресторан күзәтүчесе», шулай ук «Иң яхшы татар ашлары рестораны» дигән номинацияләрдә лауреатлар аталачак. Әмма иң мөһиме – Татарстан Республикасындагы иң яхшы рестораннарның рейтингы тәкъдим ителәчәк.

WHERETOEAT TATARSTAN 2019 премиясенең лонг-листы басылды инде - http://tatarstan.wheretoeat.ru/longlist-2019/. Хәтта шорт-лист та. http://tatarstan.wheretoeat.ru/top-50-2019/, анда Татарстанның 50 рестораны кергән. Моннан тыш, сайтта яшерен тавыш бирүдә катнашкан эксперт коллегиясе әгъзалары да тәкъдим ителгән - http://tatarstan.wheretoeat.ru/100-experts-2019/. Һәр ресторан нинди урын алган, иң яхшы унлыкка кем кергән һәм махсус номинацияләрдә кем җиңгән – боларның барысы да 11 нче октябрьдә, бүләкләү тантанасыннан соң билгеле булачак.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 14 октябреннән 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм тышкы туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып баручы оешмаларның чыгымнарын финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә (алга таба – Конкурс) «Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмы өлкәсендә проект (программа)» номинацияләре буенча гаризалар кабул ителә.

Конкурста оештыру-хокукый формасына (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән керүче туризмы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар катнаша ала.

Конкурска карата таләпләр, оешмаларга карата таләпләр, гаризаларны бәяләү критерийлары һәм конкурсны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат «Эшчәнлек» -> «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган.

Элемтә өчен: Софьина Анастасия Валерьевна, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 222-90-40, 222-90-22.

Урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький ур., 19;

Почта адресы: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький ур., 19 йорт.

Эш графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга – 9.00-16.45, төшке аш - 12.00-12.45.

Конкурска гаризалар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә көн саен кабул ителә.

Гаризалар электрон форматта әлеге почтага да кабатлап юллана: Anastasia.Sofina@tatar.ru.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

8 октябрьдә Будапешт шәһәрендә (Венгрия) Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия юнәлешендә эшләүче туроператорлар белән очрашты. Шулай ук 500 мең актив әгъза һәм катнашучы булган Венгрия балыкчылары Илкүләм федерациясе белән дә очрашу узды, анда Венгриядә яшәүчеләрне балык тотарга Татарстанга җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Федерация вәкилләре төбәктә әлеге төр туризм потенциалы белән танышты.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының уңайлы табигый шартлары бар: бу – Россиядә ике зур елга берләшкән бердәнбер урын – Идел һәм Кама (Кама Тамагы районы), ә шул ук вакытта җәелү киңлеге 43 километр тәшкил итә, биредә елга сулыкларында Россиянең урта полосасындагы бөтен ихтиофауна бар. Шулай ук республикада алга киткән инфраструктуралы балык тоту базалары бар.

Исегезгә төшерәбез, 30 октябрьдә Венгрия лоукостеры WizzAir Будапешттан Казанга туры рейс ача, ул атнага ике тапкыр очачак (чәршәмбе, якшәмбе). Юлда булу вакыты – 3 сәгать 25 мин.

Идел буе һәм Урал федераль округларының Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards Төбәк премиясе лауреатлары Балаково шәһәрендә 4-6 октябрьдә узган финал чаралары нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Идел буе һәм Урал федераль округларының вакыйгалар туризмы өлкәсендә Russian Event Awards төбәк премиясе конкурсына 2019 елда илнең 19 төбәгеннән 310 проект тапшырылган.

Төбәк конкурсының финалында Экспертлар советы әгъзалары Россиянең 17 төбәгеннән 160тан артык проектка бәя биргән. Татарстан Республикасыннан барлыгы 24 проект катнашкан.

Идел буе һәм Урал федераль округларының төбәк конкурсы финалында 1нче, 2нче, 3нче призлы урыннарны яулаучылар, шулай ук финалистларның өстәмә исемлегеннән булган проектлар 15-17 ноябрьдә Самарада узачак Russian Event Awards илкүләм премиясенең гомуммилли финалында катнашу өчен чакырыла.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Форумның беренче көне махсус саклана торган табигый территорияләрне үстерүнең дөньякүләм трендларына һәм экотуризмның иң яхшы практикаларына багышланачак.

Экспертлар табигый территорияләр белән нәтиҗәле идарә итү механизмнары белән уртаклашачак, аерым алганда, Европа Берлеге (Австрия, Литва, Германия, Швеция) мисалында, шулай ук милли паркларны алга этәрү буенча маркетинг кейсларын тикшерәчәк. Аерым сессияләр икътисади һәм инвестицияле модельләргә, табигый территорияләрдә инфраструктура чишелешләренә багышланачак.

Спикерлар арасында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО генераль директоры урынбасары Ольга Захарова, Citymakers компаниясе генераль директоры Петр Кудрявцев, «ТОЧКА ЦЕНТР Инновации» ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Сергей Шумилин, Кулаберг тыюлыгы (Швеция) калдыклары белән эш итү буенча проектлар координаторы Елена Баженова, шулай ук туриндустрия һәм табигый территорияләрне үстерү буенча халыкара һәм федераль экспертлар  бар.

Беренче көннең йомгаклау сессиясе экотуризмны үстерү һәм экомаршрутлар оештыру алымнарын ачачак, анда экспертлар булып Михаил Буторин, «Свежий ветер» компаниясе директоры Дмитрий Буренко, «Эпоха Антропоцена» проектына нигез салучы Дмитрий Буренко, «Зур Байкал сукмагы»  экомаршруты, экомаршрутлар төзү Тарафдарлары ассоциациясе президенты Елена Чубакова чыгыш ясаячак.

Wild Russia дан Олег Иванов, Russia Glamping глэмпинглар челтәре җитәкчесе Ростислав Вылегжанин һ.б.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстанның туристик потенциалы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Игорь Комаров Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы эчке һәм читтән керүче туризмны үстерү мәсьәләсе буенча совет утырышын уздырды.

Республикада туриндустрия үсеше турында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект – Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-каласындагы Успение соборы бар. “Бу республикага туристлар килүгә нигез бирүче өч доминант", - диде Сергей Иванов.

Болгарны һәм Свияжскины торгызу буенча масштаблы эшләр 2010 елда старт алды, дип ассызыклады ул. Проектны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. 9 ел эчендә Болгарга килгән туристлар агымы - 11, Зөягә 50 тапкырга артты. Ел саен бу үзәкләргә 500әр мең турист килә.

«Татарстанга гомуми туризм агымына килгәндә, узган ел ул 3,4 млн. кеше тәшкил итте. Быел без якынча 3,7 млн. булыр дип көтелә. Безнең максат - 2025 елга ел саен 5 млн. турист китертүгә ирешү», - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы шулай ук вакыйгалы чаралар һәм аларның төбәккә туристлар агымын үстерүгә йогынтысы, туристлар өчен «Tatarstan Tourist Pass» мобиль кушымтасын эшләү, «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршрутын үстерү һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында чараларны оештыру планнары турында сөйләде.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4 октябрендә Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның чираттагы утырышы узачак, ул эчке һәм читтән керүче туризм мәсьәләләренә багышланачак. Туризм тармагының торышы, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә аны үстерү буенча тәкъдимнәр һәм чаралар турында фикер алышу планлаштырыла.

Чарада Дәүләт Думасы, Федерация Советы, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, округ төбәкләре башлыклары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак. Шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Марий Иле Республикасы башлыгы Александр Евстифеев, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Ростуризм җитәкчелеге чыгышлары планлаштырылган.

Утырыш нәтиҗәләре буенча туризм өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм стратегик документларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк.

 


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23-25 октябрьдә Казанда «Киләчәк ориентирлары» туристлык форумында туристлык өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, Туристлык буенча федераль агентлык һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО җитәкчелеге digital өлкәсендә туроператорлар һәм лидерлар җыелачак.  Ил төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 1000нән артык катнашучы булыр дип көтелә.

 Форум Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Туристлык буенча федераль агентлык ярдәмендә үткәрелә. Форумның оештыручылары – «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм Profi.Travel медиахолдингы.

2019 елда юбилей Kazan Tourism Forumның төп темасы – Уңыш факторлары: территориаль тәңгәллек һәм digital-технологияләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International