Төмәндә туризм продуктын алга этәрү турында фикер алыштылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Төмән шәһәрендә узган "Себер-Урал" туризм форсайт-форумында чыгыш ясады. Докладның темасы – "Туризм продуктын алга этәрүдә төбәкләрнең заманча хезмәттәшлек форматы". Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре ("Сибур" ҖЧҖ, "ЛУКОЙЛ– Көнбатыш Себер" ҖЧҖ, "Норильский никель" ГМК һәм башкалар) һәм туристлык өлкәсе профессионаллары туризм өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен җыелган. Алар арасында: туризм тармагы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, төбәкара элемтәләр булдыру һәм хезмәттәшлек итү; масштаблы туризм проектлары үсешендә эре предприятиеләрнең роле; территория маркетингы.

Чарада шулай ук республика туроператорлары вәкилләре ("РА ДиЭмСи" ҖЧҖ, "Казан сәяхәтләр бюросы", "Персона Грата" ҖЧҖ), "Татарстан шифаханәләре" Республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе президенты Евгений Терентьев катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International