Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясендә Татарстаннан ике проект Гран-при алган

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15-17 ноябрь көннәрендә Самарада Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясенең финал этабы узды. Татарстаннан ике проект конкурста Гран-прига ия булган. Алабугада узган Спас ярминкәсе халык традицияләрен һәм һөнәрчелеген популярлаштыруда иң яхшы туристлык вакыйгасына әверелгән. «Туган авылымдагы тегермән» интерактив мәйданчыгы туристлык вакыйгасының иң яхшы интерактив программасы буларак Гран-при алган. Конкурста Татарстан Республикасыннан барлыгы 13 проект катнашкан булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International