2019 елның 28 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә National Geographic Traveler Awards 2019 премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан Республикасы тавышлар саны буенча Дагестан Республикасы, шулай ук Мәскәү, Ростов, Новосибирск өлкәләрен узып китеп “Рәсәй гастрономия туристлыгы” номинациясендә җиңүче булды.