29 ноябрьдә Екатеринбургта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан төбәкара маршрутларга һәм аларга музей объектларын кертүгә багышланган презентация чарасында катнашты. Пленар утырыш кысаларында Екатерина Барабанова Идел буе федераль округының 14 регионын берләштерүче "Бөек Идел юлы" төбәкара проекты турында сөйләде Екатерина Барабанова үз чыгышында төбәкара проектларны булдыруда музейларның ролен, шулай ук Россия һәм халыкара туризм базарларында "Бөек Идел юлы" проекты перспективаларын билгеләп үтте. «Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы регионнарына 9 млн.турист килә, ә бер көнлек кунакларны да исәпкә алып, 14 млн. нан артык кеше. "Бөек Идел юлы" проекты ярдәмендә без бу санны шактый арттырачакбыз дип ышанабыз»,- диде Екатерина Барабанова.