Татарстанның туристлык индустриясе вәкилләре өчен беренче Кунакчыллык форумы кунакханәләр, кафе, музей персоналларын мотивацияләргә һәм аларны гамәли күнекмәләргә, әйтик, кризислы хәлләрне хәл итүгә һәм нәтиҗәле сатуларга өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый белем бирү мәйданчыгы Татарстанны Россиянең иң кунакчыл төбәгенә әверелдерергә ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Көннең беренче яртысында форумда катнашучылар «Татарстанның кунакчыллыгы» дигән кыйммәтләр һәм әлеге төшенчәнең асылын аңлау өстендә эшли, дип сөйләде Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова.
Көннең икенче яртысында чарада катнашучылар өчен коммуникацияләр, проблемалы хәлләрдән чыгу юллары, команда белән эшләү һәм сатуны арттыру ысуллары буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Оештыручылар шул рәвешле, сервис сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, һөнәрнең абруе да үсеп китәр, дип өметләнә.