Туризм үсеше өчен уңай шартлар тудыру буенча РФ дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләре исемлеге киңәйтелгән

2021 елның 12 марты, җомга

«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы Федераль законның 3.1 һәм 3.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 45-ФЗ номерлы Федераль законның 2021 елның 9 мартындагы кертелгән үзгәрешләре нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына туризм өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының дәүләт программаларын һәм туризмны үстерү муниципаль программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәрне раслау буенча вәкаләтләр бирелә.

Җирле үзидарә органнарына, үз чиратында, туризмны үстерү буенча муниципаль программаларны эшләү, раслау (хуплау) һәм тормышка ашыру хокукы бирелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International