Алабугада «Чуртан кушуы буенча» май чабу бәйрәме!

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 мартына кадәр узачак май чабу атнасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Н.А.Дурова музей-утарында «Әкият терапиясе» программасы кысаларында русларның «По щучьему велению» халык әкиятендәге мотивлар буенча театральләштерелгән тамашалар булачак.

Әкиятнең төп персонажлары – Емеля белән Чуртан балыгы бәйрәмгә килгән кунаклар белән Май чабу бәйрәмен каршы алачак. Әкият тамашасында танылган рус әкияте геройлары – Емеля, Петрушка, Убырлы карчык, Кыш катнаша. Кунакларны «кышкы балык тоту», биюле флеш-моб, уеннар, әйлән-бәйлән көтә.

«Кыш» карачкысын яндыру, коймак белән сыйлау һәм атта йөрү борынгы халык гореф-гадәтләре турында искә төшерәчәк, кыш белән саубуллашырга һәм көтеп алынган язны якынайтырга булышачак!

 Тулырак мәгълүмат http://www.elabuga.com/events/events2021/_maslenica.html сылтамасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International