Килегез, дуслар, Свияжск утрау-каласы буйлап йөрегез!
14 март көнне 14:00 сәгатьтә «Свияжскта май чабу» бәйрәмен уздыру кысаларында әкияти эксперимент – Ялкау савытта «балта боткасы» пешереләчәк.
Балта, су һәм ярма – ботканың нигезе, ә сез үзегез белән тәмле тәм-томнар: татлы, борычлы, теләсә нинди көтелмәгән ризыклар алып килегез һәм гади боткага кушып, аны тәмләтеп җибәрегез! Кемнеке тәмлерәк булыр икән, белербез!
Тәмле булсын, дусларыгыз да авыз итсен!