Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Сергей Иванов һәм Катардан килгән рәсми делегация арасында очрашу узды. Кунаклар 2022 елда планнаштырылган футбол буенча дөнья Чемпионаты кысаларында Республикабызга танышу нияте белән килгәннәр.
Чара барышында Россиядә узучы Чемпионатка кагылышлы һәм Татарстанда туризм өлкәсенең үсеше турында сораулар сөйләшенде. Кунакларны кызыксындырган темаларның берсе буларак Россиядә һәм аның чикләрендә Татарстанны алга этәрү булды. Катардан килүче вәкилләр дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан Республикасының ничек итеп үсүе һәм танылуы, кайсы илләрдән һәм нинди ысуллар белән Татарстанга җанатарлар чакырылуы белән кызыксындылар.
Туристик волонтерларның эше дә игътибарсыз калмады. Искә төшереп китәбез, "Кунакчыл Казан" проекты кысаларында шәһәр үзәгендә урнашкан 5 махсус шатерларда "Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясы" катнашучылары эшли. Волонтерларның үз эшләрен алып барулары, чемпионат кунакларына мөнәсәбәтләре зур чараларны оештыруда төп ярдәм итүчеләрнең якты мисалы итеп билгеләнде.
Катар вәкилләренә Visit Tatartsan дип исемләнгән махсус сувенир продукциясе дә бик ошады, Сергей Иванов аларга бу әйберләрне кайда сатып алырга мөмкин икәнен һәм ничек итеп таратылуын аңлатып бирде.
Шулай ук, аралашу өчен кызыклы сораулар арасында кунакханәләр һәм рестораннар белән нинди эш алып барылганы, бер номерлар фонды һ.б. бар иде.
Очрашу азагында истәлеккә фото төшерелде.
Искә төшереп узыйк, 26 июнь көнне Катар делегациясенә шәһәр пресс-үзәгендә Татарстан Республикасының презентация зонасы күрсәтелде.
Твиттерда инглиз җанатары Джастин Уоллей урнаштырган хәбәр популярлык җыя. Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына килгән җанатарга шәһәр шуның кадәрле зур тәэсир калдырган ки, хәтта ул хәзер монда яшәргә һәм туризм өлкәсендә эш табырга да тели икән.
Үзенең аккаунтында Джастин Татарстан турында тәэсирләр белән рәхәтләнеп бүлешә, һәм, чыннан да, аңа бездә барысы да ошый ахры. Җанатар биредәге ризыкларны бик мактый, аеруча, милли колорит белән барлыкка китерелгән фастфудны. Моннан тыш, аңа паблар, җанатарлар фестивале зонасы, шәһәр һәм үзе бушка утырып килгән поезд да бик ошый.
Кунакның мондый мөнәсәбәте игътибарсыз калмады: аның энтузиазмын Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты күтәреп алды һәм хәзер ул комитет рәисе Сергей Иванов белән шәхси очрашуга чакырулы. "Без һәрвакыт Республикабызга карата булган ихлас кызыксынуга бик шатбыз һәм бездә эшсөючән кешеләр өчен һәрвакыт эш бар", - дип ведомстворың пресс-хезмәте исеменнән язылган җавап хатында әйтелә.
Джастинның Твиттерына сылтама: https://mobile.twitter.com/JustinWalley10
Татарстан Республикасының туристик потенциалы футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр пресс-центрында тәкьдим ителгән. Visit Tatarstan стендында туристик волонтерлар кунакларны төп тарихи урыннар белән таныштыралар. Пресс-центрга керүчеләр буклетларны һәм карталарны инглиз, алман, фарси, испан һәм кытай телләрендә ала алалар. Шулай ук, үзләренә истәлеккә матур тәбрикләмәләр дә калдыру мөмкинлеге бар.
Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы футбол буенча Дөнья Чемпионатының плей-офф стадиясе вакытында туристлар арасында популяр булган шәһәрләрләрне билгеләде.
Рейтинг 2018 елның 30 июнь-15 июль көннәрендә кунакханәләр һәм тораклар броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан һәм Түбән Новгород - 2018 елгы Дөнья Чемпионатының плей-офф уеннары көннәрендә туристлар арасында популяр булган шәһәрләрләр рәтендә.
16 июнь көнне Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында рәис Сергей Иванов Vatel группасының президенты дһәм барлыкка китерүчесе Алан Себбан һәм Россия Халыкара Туризм Академиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар сервис һәм кунакчыллык өлкәсендә хезмәткәрләр әзерләү буенча киләсе хезмәттәшлек һәм үзара уртак эш алып бару юллары турында сөйләштеләр.
Бәйге кысаларында катнашучылар экологик сукмаклар буенча узып, аларның ни хәлдә икәнен тикшерәчәкләр, моннан тыш, көнкүреш һәм табигый чүп-чарларны чистарту буенча Бөтенроссия өмәләре оештырачаклар, экскурсияләр өчен юлламалар барлыкка китерәчәкләр, экологик сукмакларны популярлаштыру буенча тәкъдимнәрне бергә туплаячаклар.
2018 елның 13 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан "Татарстан - спорт республикасы" дип исемләнгән яңа күргәзмә ачыла.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты бөтен дөньядан миллионлаган кешенең игътибарын җәлеп иткән иң зур спорт вакыйгасы һәм футбол сөючеләргә чын бәйрәм булып тора. Регионның зур музейларының берсе булып торган, спорт тарихы, авыр атлетика буенча олимпия чемпионы Александр Курынов, шахмат буенча халыкара мастер Рәшит Нежметдинов, фехтование буенча олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева һәм башка бик күп танылган спортчыларның шәхси әйберләре белән бай булган коллекцияле Милли музей да илебез тарихы өчен истәлекле булган вакыйгадан читтә калмады.
FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелү чорында Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» дип исемләнгән күргәзмәләр үзәге территориясендә(Оренбург тракты, 8) җанатарларның автоөйләре өчен махсус машина кую мәйданчыгы оештырыла. Барлыгы "Казан ярмиркәсе"нең ике төп мәйданчыгында кимендә 50 автоөй урнаша алачак, шулай ук, өстәмә бер резерв мәйданчык оештырылу планнаштырылган.
Туристлар түбәндәге хезмәтләр белән куллана алачаклар:
- саклана торган автотукталыш;
- видеокүзәтү;
- медпункт;
- техник су белән тәэмин итү;
- санитар челтәр белән файдалану;
- электрга тоташтыру;
- чүп-чар чыгаруны гамәлгә ашыру;
- WIFI белән куллану.
Белешмәләр һәм автоөйләргә урын броньлау өчен телефон: +7 (843) 202 29 23.
Өстәмә мәгълүмат «Казан ярминкәсе» КҮ сайтында урнаштырылган: http://www.expokazan.ru/reg_avtodom_eng
Казан шәһәре Россия көнендә сәяхәт кылыр өчен кулай булган шәһәрләрнең беренче өчлегенә керә. Россия көне алдыннан Tvil.ru туристик сервисы июнь бәйрәм ялларында үзебезнең илебез эчендә туристлар кайсы юнәлешләрне ешрак сайлауларын билгеләде. Рейтинг 2018 елның 10-12 июнь көннәрендә кунакханәләрне һәм фатирларны броньлау мәгълүматы буенча төзелгән.
Түбәндәге шәһәрләр Россия көнендә сәфәр кылыр өчен популяр булган шәһәрләрнең топ 10 керәләр: Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Калининград, Ярославль, Сергиев Посад, Самара һәм Псков.
Казанның В.И.Ленин исемендәге музей -өе үзенә кунаклар чакыра! Бүгенге көндә музей Орловлар утары һәм Ульяновлар тормышы тарихы буенча шәхси караучылар һәм оешкан группалар өчен төрледән-төрле программалар тәкъдим итә. Килүчеләр өчен рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә экскурсияләр, аудио-спектакльләр, аудио-экскурсияләр хезмәте күрсәтелә. Алдан язылу мәҗбүри. Тел. (843) 236 90 12, e-mail:dom-lenina@mail.ru