23 октябрьдән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында "Гамәлгә ашкан мультимобильлек» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озатып йөртү программасы буенча туристлык индустриясе белгечләрен укыту башланды, аны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы грант бүлеп биргән. Укытуны В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты үткәрә.
Программаның уникальлеге – аны тормышка ашыруда озатып йөрү шартларын һәм аларга карата кисәтү мөнәсәбәтләрен тулысынча белүче һәм тоючы, инвалидлыгы булган кешеләр катнаша.Тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү буенча укытучылар, тренерлар һәм экспертлар буларак төрле сәламәтлек бозылу чагылышлары булган белгечләр һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр катнашачак.
Программада Татарстан Республикасы кунакханәләре, уку йортлары һәм экскурсиячеләр вәкилләре катнаша.
Укыту нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга 18 сәгать программасы буенча билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификат бирелә.
Уку 2018 елның 26 октябренә кадәр дәвам итәчәк.