2018 елның 9 ае эчендә Татарстанның төп туристик үзәкләрендә туристик агым 7 процентка арткан.

2018 елның 12 октябре, җомга

2017 елның гыйнвар-сентябрь чоры белән чагыштырганда 2018 елның гыйнвар-сентябрь чорында Татарстанның төп туристик үзәкләрендә туристик агымының 7,1% ка үсеш күзәтелә.

Туристлар саны үсешен Казан Кремле һәм Чистай шәһәре күрсәтә, анда агымның үсеше 2017 елның чоры белән чагыштырганда тиешенчә 11,4% һәм 12,2% тәшкил итә. Казан Кремлен 2 466 200 кеше күрергә килгән. Бөек Болгар 485 мең турист каршы алган, ә 2018 елда Зөя утрау-шәһәрчегенә 450 мең турист килгән.

2018 елның гыйнвар-август айларында туристлык өлкәсендә түләүле хезмәт күрсәтү күләме 8,3 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Бу 2017 елның шул ук чорына караганда 3,4% ка күбрәк.

2018 елның 8 ае эчендә Казан шәһәре кунакханәләренең уртача тулуы 62% тәшкил иткән, 2017 елның шул ук чорында 58% булган. Әгәр дә 2017 һәм 2018 елларының август күрсәткечләрен чагыштырсак, быелгы сан 2% ка югарырак.

Шулай ук һава транспортында йөк һәм пассажирлар ташу саны артуы күзәтелә:

«Казан» халыкара аэропорты гыйнвар-сентябрь айларында 2 461 389 пассажир алып барган, 2017 елның шул ук чорында 1 994 501 пассажир булган. Гомуми пассажирлар агымының 62,4% эчке юнәлешләр белән бәйле. Халыкара пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27% ка арткан.

«Бегишево» халыкара аэропорты 2018 елның 9 ае эчендә рейслар санын 24,1% ка арттырган, һәм аларның саны 2 995 рейс тәшкил иткән, пассажирлар ташу саны 2017 елның гыйнвар-сентябрь чоры белән чагыштырганда 34,5% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International