«Ялкау торжок» тарихи фехтование һәм реконструкцияләү үзәге" ассоциациясе 2018 елның 28 июлендә Свияжск шәһәренә «Ялкау торжок» тарихи реконструкцияләү комплексының туган көне чарасына чакыра. Инде 7 ел дәвамында иң күңелле һәм мавыктыргыч вакыйгалар! Урта гасыр көрәшләре, осталар ярминкәсе, иҗади һәм биюле мастер-класслар, зурлар һәм кечкенәләр өчен бик күп күңел ачу чаралары!
Кояш баеганнан соң кунакларны факел яктысында баһадирлар көрәше, "Фолк Фикшн" төркеме концерты һәм әкияти фаер-шоу көтә!
Чараның үткәрелү вакыты: 17.00 дән 23.00 га кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: 8-987-063-13-64, 8-917-265-65-47, 8-987-003-07-47.
18 июль көнне туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Волжские путешествия" туристик компаниясенең проблемары турында киңәшмә уздырды. Бу чарада "Волжские путешествия" туристик компаниясенең директоры Вячеслав Самойлин, Татарстан Республикасы транспорт Министрлыгының һава һәм су транспорты бүлеге мөдире Салават Якшимбетов, "СК "Татфлот" АО пассажирлар портының Казан филиалы директоры Владимир Ермаков катнашты.
Дәүләт комитетының киңәшмәсендә 2018 елга навигацияләр графигы турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә компания "Борис Полевой" теплоходында навигация үтәргә әзерлеген раслады. "Очарованный странник" теплоходы белән эш башлау вакыты әлегә рәсмиләштерү документлары тәмам булганчы билгеле була алмый.
2018 елның 14 июль көнендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты һәм "Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе" оешмасы белән берлектә Кама Тамагы районының ике җәяүлеләр сукмагында өмә үткәрде. Беренчесе, "Лобач тавы" дип исемләнгән ландшафт төсле дәүләт табигый заказнигын үз эченә алган "Идел елгасының географик үзәгенә - Лобач тавына сәяхәт" сукмагы, ә икенчесе, "Юрий пещералары" дип исемләнгән табигать һәйкәлен үз эченә алган "Юрий тауларына сәяхәт".
Бүген шәһәрнең пресс-үзәгендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашы белән пресс-конференция узды, һәм утырыш барышында Казанда узган Мундиаль нәтиҗәләре белән таныштыру булды.
FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты (14 июня – 6 июля 2018 года) барышында Татарстан Республикасының туризм өлкәсе үсешенең төп күрсәткечләре.
FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылу вакытында Казан шәһәрен дөньяның 36 иленнән 300 000 турист күрде. Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтү күләме 11,2 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елның календарь периоды белән чагыштырмача 6 тапкыр күбрәк.
Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакчыллык һәм туризм өлкәсе индустриясе өчен зур икътисади үсеш күрсәтте: эшмәкәрләр эшчәнлеге субъектларының керемен арттырды һәм Татарстан Республикасына яңа туристлар җәлеп итү максаты белән зур маркетинг эффекты бирде.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында туристик эшчәнлекне җайга салу бүлеге башлыгы вазыйфасына төп хезмәткәр булмау чорында ачык вакансия игълан ителде.
Кандидатларга таләпләр: специалитет/магистратура дәрәҗәсеннән түбән булмаган һөнәри югары белемле булу; туризм өлкәсендә 3 елдан да ким булмаган хезмәт стажы, яисә дәүләт хезмәтендә кимендә 2 ел; инглиз телен upper-intermediatе дәрәҗәсеннән дә ким белмәү.
Visit Tatarstan бренды белән аккредитацияләнгән 65 объект FIFA2018 футбол буенча Дөнья Чемпионатының беренче нәтиҗәләрен ясады. Алар арасында кафе, барлар һәм рестораннар.
Сораштыру күрсәткәнчә, Чемпионатның 20 көне дәвамында Казанның аккредитацияләнгән кафе һәм рестораннарда 21 125 өчпочмак ашалган һәм 87 927 литр сыра эчелгән.
Россия җанатарларының уртача чегы - кешедән 1500 сум. Чит ил җанатарларының уртача чегы - кешедән 2000 сум.
Иң мөләем җанатарлар Колумбиядән булган икән. «Перекрёсток Джаза» ресторанында җанатарлар кичке аштан соң шеф-пешекчене үзләре янына чакыртып, рәхмәт йөзеннән җыр башкарганнар.
WELCOME FOODBALL CUP "Россиянең гастрономик картасы" дип исемләнгән төбәкара ашханәләрнең бишенче фестивале Казанда 6 июль Бразилия - Бельгия матчы көнендә узачак. Фестивальнең мәйданчыгы Горький исемендәге ял һәм күңел ачу Үзәк паркында урнашачак. 11 мобиль рестораннар иртәнге 11 дән кичке 10 гә кадәр ачык булачак. Фестивальнең командасы "экваторны" 28 июнь көнне Калининградта үткәрде, анда WELCOME FOODBALL CUP "Россиянең гастрономик картасы" дип исемләнгән төбәкара ашханәләрнең фестивалендә чит ил һәм Россия җанатарлары, һәм шулай ук, Калининград яшәүчеләре үзләре дә катнаша алды. Илебезнең иң көнбатыш шәһәрендә шеф-пешекчеләр, рестораторлар һәм Россиянең азык-төлек җитештерүчеләр тарафыннан махсус Балтия менюсы тәкъдим ителде.
Мөгаен, 2018 елның Дөнья Чемпионаты җанатарлары өчен Балтия ризыклары белән бер кулга сыярлык гаҗәеп зур төрлелектә танышу өчен бердәнбер мөмкинлек булгандыр.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов инде танылып җитешкән инглиз җанатары Джастин Уоллей белән очрашты. Очрашу формаль булмаган рәвештә узды һәм анда Джастинның тарихы белән кызыксынган журналистлар булды.
Искә төшереп узыйк, инглиз җанатары үзенең Казан шәһәре белән таң калуын һәм туризм өлкәсендә эш табырга теләвен интернет социаль челтәрендә белдергәч танылды. Бу вакыйгадан соң ул комитетка чакырулы иде.
Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты үзенең экваторына якынлашып бара. Әлегә Татарстан Республикасына күпме кунак килүе турында әйтергә иртәрәк, әмма аларга бездә ошавын һәм нәрсәләр белән кызыксынуларын төгәл әйтә алабыз.
Казан шәһәренең мәгълүмати-туристик үзәгенең төп офисы биргән мәгълүматларга күз салсак, Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты вакытында экскурсия хезмәте артыннан күбесенчә Колумбия һәм Иран кунаклары мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Алмания, Бөек Британия, Испания, Австралия, Франция, Израиль кебек илләрдән дә туристлар булган.
Иң таралган сораулар арасында түбәндегәләре:
1. Акчаны кайда алмаштырырга була?
2. Ничек итеп елга буенча сәяхәтләргә барып була?
3. Шәһәр карталарына һәм гидларга теләк белдерү
4. Казан һәм Татарстан Республикасы буенча экскурсиягә теләк белдерү
5. Кайда тәмле итеп милли ризык белән сыйланып була?
6. Кайда сим карталар сатып алырга мөмкин?
Казанның экскурсия үзәге мәгълүматлары буенча, 16-28 июнь көннәрендә иң зур соралган экскурсияләрнең берсе - Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт. Шуны әйтеп узарга кирәк, FIFA2017 Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казан буенча экскурсияләр иң популяры иде.
Эш барышында җанатарлар гадәти булмаган сораулар белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, Ираннан килгән җанатарның хатыны өчен инвалид коляскасын эзләү һәм сатып алу. Коляска, әлбәттә, табылды, һәм Ираннан килгән кунагыбыз чемпионат тәмамлануга бу колясканы игелек үзәгенә тапшырачак. Иран җанатарлары өчен "Охотничья традиция" дип исемләнгән ял итү базасына сәяхәт оештырылды, анда алар балык тоту, рус мунчасына керү һәм башка кызыклы вакыйгалар белән таныштылар.
Үз эшләрен Казан шәһәренең мәгълүмати-туристик шатерлары да алып бара. Алар шәһәрнең 5 ноктасында урнашканнар: Бауман урамы, 86 йорт, Бауман урамы һәм К.Нәҗми урамы киселеше, Вокзал алды мәйданы, Беренче май мәйданы, Камал театры алды мәйданы. Шатерлар иртәнге 9.00 кичке 21.00 кадәр ачык.
13.06-25.06 көннәрендә барлыгы якынча 17 000 кеше шатерларга кергән.
Мәгълүмати шатерга белешмәләр артыннан 1992 һәм 1996 елларның йөзү буенча Колумбия олимпия җыелмасының уенчысы Бустаменте Рамирес Хуан Мануэль да мөрәҗәгать иткән. Туристик волонтерлар аңа бик теләп ярдәм иткәннәр һәм истәлеккә фотога да төшкәннәр.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, мәгълүмати шатерга керүчеләр махсус буклетлар һәм карталарны инглиз, алман, фарси, испан һәм кытай телләрендә ала алалар. Аларның эчтәлеге җанатарларның теләкләре буенча махсус тулыландырылган: Татарстанның төп туристик үзәкләре турында мөһим мәгълүмат, Must Visit Tatarstan дигән исемлек, дөнья чемпионаты турында мәгълүмат (җанатарлар өчен фан-зона һәм уеннар җәдвәле). Бу белешмә буклетлары Казан, Свияжск һәм Бөек Болгар буенча маршрутлар белән таныштырыр.