ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 сентябрьдә Иранның «ATA Airlines» авиакомпаниясе Тәһран һәм Казан арасында беренче турыдан-туры авиарейс җибәрде. Регуляр рейслар атнага ике тапкыр һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе башкарылачак, очу вакыты – 3 сәгать 20 минут.

Казан-Тәһран-Казан авиабилетларын компаниянең www.ataticket.com сайтында онлайн сатып алып була, бәясе 137 АКШ долларыннан алып 164 АКШ долларына кадәр тәшкил итә.

Иранга сәяхәт итү өчен Рәсәй яшәүчеләренә виза алу зарур, әмма казанлылар өчен бу процедура бик җиңел һәм уңайлы. Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы эшли. Виза алу өчен www.e_visa.mfa.gov.ir/en/ сайтында сораунамә тутырыла (мәгълүматлар 3-5 көн дәвамында эшкәртелә), шуннан соң паспорт белән консуллыкка килергә, виза өчен түләргә һәм виза алырга кирәк. Бәясе – 5600 сум.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

28 августтан алып 31 августка кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Рәсәй Федерациясе туроператорлары һәм турагентларының 63 вәкиле өчен «Татарстан 1001 ләззәт» бренд маршруты буенча мәгълүмати реклама турын оештырачак.

Татарстан Республикасының туроператорлары яңа туристик маршрутны өйрәнү һәм аны алга таба таныту өчен бөтен Рәсәйдән даими партнерларны чакырдылар. Дүрт көн эчендә кунаклар өч шәһәр – Казан, Зөя һәм Бөек Болгар – буенча сәяхәт итәчәкләр. Туроператорлар патшабикә Сөембикә сөйләгән Казан турындагы легендаларны ишетәчәк, Кабан елгасы буенча йөзәчәк, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгарның көндәлек тормышын күзәтәчәк, республиканың иң яхшы рестораннарында төп милли ризыкларны авыз итеп караячак, Иске Татар бистәсендә әби һәм бабай белән «Әпипә» биячәкләр, Татарстанның сыйфатлы төнәтмәләренең тәмен татып карау чарасында катнашачаклар һәм «Visit Tatarstan» туристик брендының бүләкләрен алачаклар.

«Татарстан 1001 ләззәт» маршруты 2018 елның мартында тәкъдим ителде. Бу – Татарстан Республикасының «Visit Tatarstan» юнәлешен үстерү яңа элемтә стратегиясы нигезендә эшләнгән яңа альтернатив турпродукт. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү. «Абау» эффекты ул – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 8-12 августында Көньяк-Сахалинск шәһәрендә VI «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалы үтте. Татарстан Республикасының җыелма төркеме составынада «Туристлык» компетенциясе буенча бәйгедә «Татинтур» ҖЧҖ хезмәткәрләре Семенова Вита Руслановна һәм Страхова Анна Сергеевнакатнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы данын яклаган кызлар 3-нче урын (бронза) яуладылар. Кызларны лаеклы җиңү белән котлыйбыз һәм чемпионатта Республиканы хөрмәткә лаеклы итеп күрсәтү өчен рәхмәтебезне белдерәбез!


14
август, 2018 ел
сишәмбе

19 августта 11.00 сәгатьтә А.М.Горький исемендәге музей территориясендә Кама тамагы районың һәм Красновидово авыл җирлегенең хакимиятләре ярдәме белән кабат «Красновидово авылының Алма спасы» әдәбият музей-фольклор бәйрәме үтәчәк. 

Кунаклар өчен тарихи персонажлар катнашуында костюмлы сәхнә күренешләре, фольклор коллективлары чыгышлары, конкурслар, уеннар һәм әйлән-бәйләннәр, мастер-класслар һәм ярминкә сәүдәсе оештырылачак.

Кунакларның халык җырларын тыңлау һәм җырлау, «Оберег», «Сударушка», «Волжанка», «Вересень» фольклор ансамбльләре белән бию, Татарстан Республикасының Милли музее каршындагы «Витязь» клубы катнашучылары тарафыннан оештырылган «Алмага эләк!» уеннарында һәм конкурсларында катнашу мөмкинлеге булачак.

А.М. Горький иҗатын яратучыларны А.М. Горький һәм Ф.Шаляпин музее каршында урнашкан Зарецкий исемендәге «Болын чәчәчкләре» әдәбият берләшмәсе әдәбият майданына чакырабыз. Монда танылган Казан язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясыячак. Алар арасында: Б. Вайнер, Р. Хузахметова, Н. Ахунова, С. Сөләйманова һәм башкалар. Шулай ук нәфис әдәбият һәм өлкәне өйрәнү китапларыннан торган күргәзмә-сату үтәчәк.

Гадәттәгечә бәйрәмдә халык һөнәрләре ярминкәсе эшләячәк, «Музей базары» һәм, әлбәттә, алмадан ясалган төрле ашамлыкларның тәмен татып карау чарасы үтәчәк. Барлык кунакларны «Самовар янында» чәй эчү чарасына чакырабыз, ә рәсемдәге шикелле Идел елгасының ярында ял итү иң төп бүләк булачак.

А.М. Горький музеен, ХIX гасыр мемориаль кибетләрен күрү һәм авылның Горький белән бәйле урыннары буенча экскурсия истә кала торган моментларның берсе булачак.

Барыгызны да 19 августта Татарстан Республикасының Кама Тамагы районың Красновидово авылында көтеп калабыз!

Сезне әле тагын күп куңелле сюрпризлар көтәчәк!

Рәхим итегез!


10
август, 2018 ел
җомга

ТурСтат аналитик агентлыгы 11-12 августка туры киләчәк атна ахыры ялларына иң яхшы фестивальларны һәм бәйрәмнәрне билгеләде.

Булачак ялларның топ-5 туристик вакыйгаларына алдагылар керде: Санкт-Петербургка Санкт-Петербургның елга карнавалы фестивале, Татарстанда урнашкан Бөек Болгарның урта гасыр сугышы буенча фестивале, Самара өлкәсенең Грушин фестивале, Ростовның «Ростов тамашасы» фестивале, Мәскәү янындагы Руза шәхәренең «Сөтле елга» фестиваленә сәяхәтләр.

Рейтинг уникальлек һәм танылганлык анализы нәтиҗәләре буенча төзелгән.

http://turstat.com/russiatravelweekend1112august2018

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы буенча халыкара фестиваль 11-12 августта Татарстан Республикасының Спас районының Бөек Болгар шәһәрендә Болгар музей-тыюлыгының территориясендә үтәчәк. «Бөек Болгар-2018» программасына киләсе чаралар керде: рыцарьлар сугышлары, ат турнирлары, урта гасыр сугышы буенча ярышлар, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм реконструкторлар мастер-класслары, урта гасыр биюләре һәм музыкасы. Фестивальга Казаннан, Әлмәттән һәм Татарстанның бүтән шәһәрләреннән автобуслар юл тотачак. 2017 елда «Бөек Болгар» фестивален 47 мең кеше күрергә килде.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

«Бөек Болгар» исемле урта гасыр сугышы буенча халыкара фестиваленың программасы

2018 елның 11 августы

11.00 - 13.00 сәхнәләштерелгән фестиваль ачу тантанасы. Йортлар сугышы – массакүләм рыцарьлар сугышларлары

13.00 - 14.00 Тәнәфес

14.00 - 17.30 Ат турниры:

-снарядларда күнегүләр

-кавалеристлар ярышлары: сөңгеләр кулланып хәрби киемнәр киеп бәреп төшерү ярышлары (джостинг)

17.30 - 19.00 Тәнәфес

19.00 - 20.00 Бугурт – массакүләм тарихи урта гасыр сугышы буенча турнир

20.00 - 21.30 Донжон кубогы – бергә бер көрәш

21.30 - 22.00 Утлы әкият

Бөек Болгар – сезнең өчен гадәти көндәлек тормыштан искиткеч һәм кызыктыргыч урта гасыр чорына качу мөмкинлеге.

11 һәм 12 августта «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы буенча халыкара фестиваль утәчәк. Йөзләгән рыцарьлар һәм һөнәрчеләр, актерлар һәм музыкантлар, меңләгән тамашачы һәм туристлар Татарстандагы Болгар музей-тыюлыгы территориясендә жыелачак.

Фестивальның ике көн дәверендә төрле мәйданнарда рыцарьлар сугышлары, җәяче һәм ат турнирлары һәм шулай ук массакүләм сугышлар – бугуртлар – утәчәк. Бу сирәк очрый торган чын рыцарьлар күрү мөмкинлеге: чакма чагып ут чыгаручы кылычларның чыңлавына сокланып катып калу, хәрби киемнәргә богауланган каһарманнарның сынына һәм осталыгына ис китү, алар арасыннан ошаганнарны табып, аларга дәртләнеп тавыш югалтканчы уңыш теләп тору!

3-5 августта Алабугада XI Бөтенрәсәй Спас ярминкәсе һәм Бөтенрәсәй кыңгырау чыңлавы фестивале үтте. Бу чараларны Алабуга муниципаль районы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР туристлык буенча дәуләт комитеты, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Яр Чаллы шәһәре һәм «Закамье» регионының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Алабуганың дәүләт музей-тыюлыгы оештырдылар.

Өч көн дәверендә ярминкәне һәм фестивальны барлыгы 217 000 нән артык кеше күрергә килде. Бу чараларны үткәргән көннәрдә Алабугага Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Орёлдан, Туладан, Пермь краенан, Кемеровадан, Ижаудан, Можгадан, Өфәдән, Казаннан, Лениногорсктан, Буадан, Зәйдән, Әлмәттән туристик төркемнәр һәм кунаклар килде. Иң күп санлы тамашачылар күрше Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан килде.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Сезнең өчен шуны искәртеп узабыз, ҖЧҖ "Хаҗ-фонд" оешмасы хаҗга җибәрүче операторлар исемлегеннән төшеп калды һәм 2018 елда хаҗ оештыру өчен аккредитациясез. 

Әгәр дә сез 2018 елда хаҗга бару өчен ҖЧҖ "Хаҗ-фонд" оешмасыннан юллама сатып алгансыз икән, 8-800-555-96-82 номеры аша компаниянең кайнар элемтәсе белән сөйләшеп, килешүегез гамәлгә ашырылачакмы икәнен сорагыз. 

Компания тарафыннан килешү шартлары үтәлмәгән һәм акчаларны кайтарырга баш тарткан очракта, Татарстан Республикасының кеше иминлеген һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча федераль хезмәт өлкәсендә идарәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез (Роспотребнадзор).

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә һәм 2018 елда хаҗ оештыруга аккредитацияле булган ике туроператор бар: ҖЧҖ «ХАҖ ТР ДИНИЯ нәзарәте» (юр.адрес: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 йорт) һәм ҖЧҖ «Умма Тревел» (юр.адрес: Мәскәү шәһәре, Электродная урамы, 2 йорт).

 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Чебоксар шәһәрендә 26-27 сентябрьләрдә узучы Идел буе һәм Урал Федераль округларының Russian Event Awards милли премия региональ бәйгесенең финалын үткәрүгә әзерлек башланды. Региональ бәйгенең оештыручылары буларак Чебоксар шәһәре хакимияте һәм ФРОС Region PR оешмасы чыгыш ясый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International