Татарстан Республикасы «China International Travel Mart» халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша

2018 елның 16 ноябре, җомга

2018 елның 16-18 ноябрендә Шанхай шәһәрендә (Кытай) «China International Travel Mart» даими халыкара туристик күргәзмәсе уза. «Visit Russia» Рәсәй Федерациясе төбәкләрен берләштергән стендында Татарстан Республикасын Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Персона грата» туристик фирмасы тәкъдим итәчәк.    

CITM-Азия-Тын Океан төбәге илләренең иң зур күргәзмәләренең берсе. Гадәттәгечә, 50 мең кв.метрдан артык мәйданда дөньяның йөзгә якын иленнән һәм Кытай Халык Республикасының барлык төбәкләреннән экспонант куючылар катнаша: Кытай туриндустриясенең барлык өлкәләренең вәкилләре, шулай ук туроператорлар, туристлык буенча офислар, агентлыклар, кунакханәләр, авиакомпанияләр һәм башкалар.

Рәсәй Федерациясе Кытай сәяхәтчеләре керүе буенча топ-10 ил арасына керә. Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) мәгълүматлары буенча 2017 елда Рәсәйгә 1,5 миллион Кытай кешесе килде, бу рекорд дип санала. Рәсәй белән Кытай арасында туристлар агымы ике юнәлеш буенча да актив рәвештә үсүен дәвам итә. Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасына агымны арттыру буенча эш алып бара.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International