Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың туристистлык тармагының барлык вәкилләрен һәм туристлык тармагы белән бәйле булган барлык кешене – туроператорларны, туристлык компанияләрен, кунакханә җитәкчеләрен, экскурсиячеләрне, транспорт компанияләрен, җәмәгать туклану оешмаларын – уңайлы һәм имин ялны профессиональ дәрәҗәдә тәэмин итә торган барлык кешене Бөтендөнья туристлык көне белән котлыйм!
Зур потенциалга ия булган Татарстан Республикасы ышанычлы адымнар белән Мәскәү һәм Санкт-Петербург зур үзәкләре белән беррәттән туристлар иң күп йөри торган урыннарның санына керә.
Татарстан республикасы карамагында туристлыкның күп кенә төрләренә – экскурсия, круиз, экология, дәвалау, хаҗ, эшлекле туристлыкларына – үсеш мөмкинлеге бирә торган уникаль тарихи-мәдәни һәм табигый ресурслар бар. Туристлар күбрәк республиканың үзенчәлекле мәдәнияткә, этник составка, табигый шартларга, тарихка һәм архитектурага ия булган кызыклы почмакларын күрергә киләләр.
Туристлык – ул халыкның тормыш сыйфатын билгеләүче дөнья икътисадының иң көчле һәм җитди тармакларының берсе. Шуңа күрә туристлыкны яратыйк һәм тармак хакына, кешеләр хакына, республика хакына эшлик!
Барлык туристларга сәяхәтләргә дәрт беркайчан да сүнмәсен дип, ә барлык тармакның профессионалларына, әлбәттә, һөнәри уңышлар һәм үсеш телим!
2018 елның 28 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршында видеоязма рәвешендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узачак. Комиссия утырышының көн кадагындагы сораулар Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәисе каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия» өстәмә битенең «Комиссия утырышларын үткәрү турында анонслар» өстәмә битендә урнаштырылган.
http://tourism.tatarstan.ru/rus/anonsy-zasedaniy.htm
Сораулар һәм тәкъдимнәр (843) 222-90-29 телефоны һәм Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә.
Бүген Дәүләт комитетында укытуның беренче этабын тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турындагы таныклыклар һәм Туристлык буенча федераль агентлыкның сертификаты тапшырылды.
«Рәсәй Федерациясенең эчке һәм халыкара туристлыкны үстерү (2011-2018 еллар)» федераль аерым бер максатка билгеләнгән программа кысаларында Туристлык буенча федераль агентлык «Туристлык индустриясе белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны әзерләү гомуммилли системасы» проектын тормышка ашыра.
Система туристлык индустриясе белгечләренең һәм шул исәптән иерархиянең түбән баскчында урнашкан эшләүчеләрнең квалификациясен йөреп һәм читтән торып күтәрүен күздә тота. Программалар үз эченә туристлык индустриясенең заманча урынын чагылдыра торган иң зарур мәсьәләләрне ала.
2018 елда Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) федераль бюджет хисабына квалификацияне күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү программалары буенча укыту үткәрә.
Татарстан Республикасының туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә эшләүче 150 дән артык белгеч әлеге проект кысаларындагы квалификацияне күтәрү өчен теркәлүне уңышлы уздылар.
Программада Татарстан Республикасы тарафыннан кунакханәләр, уку йортлары, туристлык оешмалар вәкилләре, Татарстан Республикасының экскурсиячеләр гильдиясе һәм шулай ук туристлык өлкәсендәге хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Сергей Иванов Татарстанга танышу визиты белән килгән Иран Ислам Республикасының туроператорлары белән очрашты. Очрашуда Татарстанның туристлык мөмкинлекләре тәкъдим ителде, роликлар күрсәтелде, шулай ук сорау-җавап рәвешендә Республикадагы туристлык буенча иң кызыклы мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Кунаклар Татарстанда сентябрьның 16-нан алыпы 20-нә кадәр Татарстан Республикасы буенча реклама-мәгълүмат туры кысаларында булачак. Бу вакыт эчендә алар Казан һәм Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар кебек төп туристлык үзәкләрне күрәчәкләр. Монда алар яңа «Кол Гали Резорт һәм СПА» кунакханә комплексы белән танышачак. Шулай ук визит вакытында алар Казан кунакханәләре белән танышачак һәм Республиканың туроператорлары белән очрашулар уздырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә Иранның «ATA Airlines» авиакомпаниясе Тәһран һәм Казан арасында беренче турыдан-туры авиарейс башкарды. Даими рейслар атнага ике тапкыр һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе башкарыла, очу вакыты – 3 сәгать 20 минут.
Казан-Тәһран-Казан авиабилетларын компаниянең www.ataticket.com сайтында онлайн сатып алып була, бәясе 137 АКШ долларыннан алып 164 АКШ долларына кадәр тәшкил итә.
Бухгалтерия хисабы һәм дәүләт заказы бүлегендә "Тәэмин итүче белгечләр" категориясе Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте өлкән төркем вазифаларын башкару өчен (1 берәмлек) Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертелүгә бәйге игълан ителде.
Бәйгедә катнашу өчен документларны кабул итү 2018 елның 14 сентябреннән 4 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш cәгатләрендә башкарыла. Булачак бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavleniya-o-konkursah.htm рәсми сайтында «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнашкан.
________________________________________
Таҗетдинова Зөлфия Фаниз кызы
Татарстан Республикасының туристлык буенча
дәүләт комитетының кадралар бүлеге һәм юридик эш буенча
әйдәп баручы консультанты
Тел.: +7 (843)222-90-29
E-mail: Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru
Сайт: www.tourism.tatarstan.ru,
Казан кооперация институты студентларының WorldSkills Russia югары уку йортлар арасындагы чемпионатында «туристлык» компетенциясендә катнашу мәсьәләләре турында бүген ККИ җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очрашуында фикер алышынды.
Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Лиана Сәетова “Кунакханәне администрацияләү” һәм “Туристлык” компетенцияләре буенча WorldSkills хәрәкәте бәйгечеләре белән очрашты.
Сергей Иванов бәйгечеләрнең чит телләр буенча белемнәрен һәм катнашучыларның компатриотлары (остазлары – ред.иск.) буларак катнашучы Казан кооперация институты укытучыларының һөнәри компетенцияләрен җентекләп өйрәнелүнең дәрәҗәсен бәяләде. Дәүләт комитеты җитәкчесе бәйгечеләрдән аларның җиңүгә әзерлеге белән кызыксынды, катнашучыларның алга куелган максатларга ирешү өчен нинди адымнар ясаганын ачыклады.
21-23 сентябрьдә Мәскәүдә II WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” югары уку йортлары арасындагы чемпионат финалына сайлап алу ярышлары узачак. Казан кооперация институтының данын элегрәк WorldSkills Russia югары уку йортлары арасындагы милли чемпионатның турын җиңгән 3 курс студентлары Тимофеева Снежана һәм Максим Парадня яклаячак.
Татарстан Республикасы үзенеӊ туристлык потенциалын «Ял.Leisure 2018» күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Күргәзмә 11-13 нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Күргәзмә стендында Республикадан барлыгы 12 катнашучы булачак. Алар арасында музей-тыюлык (Алабуга, Чистай, Свияжск утрау-шәһәре, «Казан Кремле», Бөек Болгар) вәкилләре, Татарстан Республикасы шифаханәләр ассоциациясе, кунакханәләр һәм эчке туризм белән шөгыльләнә торган компанияләр.
Белешмә өчен: «Ял.Leisure» – Россиядә һәм БМО илләрендә әйдәп бара торган халыкара туристик күргәзмә. Әлеге чара ел саен 700 дән артык экспонент җәлеп итә.
Алар арасында: әйдәп баручы операторлар, турагентлыклар, туризм буенча милли офислар һәм администрацияләр, отельерлар, иминият ширкәтләре һәм броньлау системалары.
24-26 октябрьдә Казан өченче тапкыр бөтен Рәсәйдән ресторан һәм кунакханә тармакларының белгечләрен үзенә тартып тору үзәге булачак. "Казан Ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен «HORECA by Kazan 2018" III Халыкара һөнәри күргәзмә узачак. Hospitality&Gastro EXPO
2018 елда Мәскәү, Владимир, Нижгар, Тула, Новосибирск, Калуга, Ярыслау, Рәзән өлкәләреннән, Мордовия һәм Удмурт республикаларыннан 480 мәктәп укучысы дүрт көнлек “Бөек Идел юлы” маршруты кысаларында Татарстанны күрергә килделәр.
Мәктәптә укучылар Идел буеның ике республика башкалаларын – Казанны һәм Йошкар-Оланы күрделәр, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәренең православие диненең изге урыннары белән таныштылар, татар һәм мари милли ризыкларын татып карадылар, Казан Кремленең тарихи даирәсенә күмелделәр. Шулай итеп, бер сәяхәт эчендә катнашучылар берьюлы Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ЮНЕСКО) дөньякүләм мәдәни мирасының өч объектын күрделәр.
“Бөек Идел юлы”маршруты буенча сәяхәт “Минем Рәсәй 2018” милли мәдәни-мәгърифәт балалар туризм программасы кысаларында үтте.
Укучыларның һәм аларны озатучыларның торуы белән бәйле барлык чыгымнарны финанслау федераль бюджет хисабына башкарыла.
Татарстан һәм Мари Эл Республикаларын бәйләүче “Бөек Идел юлы” маршруты “Минем Рәсәй” программасына 2018 елда кертелде.
Елның ахырына кадәр әлеге маршрут буенча Рәсәй Федерациясенең төрле субъектларыннан тагын 1000 бала чамасы үтергә тиеш.
«Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау торжок» Ассоциациясе 2018 елның 9 сентябрендә барлык тәмле ашарга һәм шуның белән бергә яхшы һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә яратучыларны безнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе – «Зөя балык шулпасы - 2018» гастрономия фестиваленә –чакыралар.
Ни өчен нәкъ менә бу ризык шундый күренекле тантананың сәбәпчесе булды икән?
Хәзер без сезгә барысын да аңлатачакбыз:
Зөя утравының төзелү вакытыннан алып төп һәм иң танылган һөнәрләренең берсе балык тоту иде. XVI гасырдан башлап бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлы булып саналган. Җирле балыкчыларның ятьмәләре күбесенчә корбан балыгы белән тулы булган. Нәкъ менә бу балык утрауның символларының берсе булып тора һәм Зөя гербынада сурәтләнүгә лаек булды.
Күргәнебезчә, балыкчылык хәзерге көнгә кадәр җирле халык тормышының мөһим өлеше булып кала. Аның әһәмияте шуның кадәр зур булган ки, балык уылдык чәчү вакытында шәһәрнең елга тирәсендә бер кыңгырау да шалтырамый торган булган хәтта. Шуңа күрә утрауда озак яшәүчеләрнең яшь буынга борынгыдан алып бу хуш исле ризыкның - балык шулпасының - әзерләү серләрен тапшыруы бер дә гаҗәп түгел. Без сезгә тәмле фестивальны карарга гына түгел, ә анда катнашырга, пешекчеләр, азыкның тәмен татып караучылар һәм дә инде актив тамашачылар булырга тәкъдим итәбез!
Фестивальның барлык кунакларнын өреле Зөя балык шулпасы көтә, аны сезгә бушлай китереп бирәчәкләр!
Балык шулпасы белән сыйлау 12.30 та «Ялкау торжок» тарихи реконструкцияләү комплексы мәйданында башлана.