Бүген «Казанская Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында «Үткәннәргә сәяхәт» IX республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Беренче тапкыр «Үткәннәргә сәяхәт» бәйгесе 2010 елда игълан ителгән иде. "Үткәннәргә сәяхәт» - ул мәдәни мираска һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерүгә бәйле үз инновацион туристик проектларын гамәлгә ашырычу һәм Татарстан Республикасының эчке һәм читтән килүчеләр туристлыгын үстерергә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән Татарстанның беренче бәйгесе.
Бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан яшь катнашучылар килгән иде, алар җиңүчеләрнең исемнәрен белүдән тыш бәйрәм тамашасын да күрделәр. Һәркем өчен җиңү көтелгән булса да зур сюрприз булды, ул партнерларның бүләкләре белән дә ныгытылды.
Быел бәйгедә Татарстанның 27 районыннан 135 гариза килгән.