16-20 март көннәрендә «Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясе» коммерциясез автоном оешмасы, Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Татарстанның югары уку йортларында туристлык, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле-белем бирү сменасын уздыра.
Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге иң яхшы экспертлары үзләренең лекцияләрен укыячак һәм иҗади дәресләр үткәрәчәк. Смена туристлык индустриясендә профессиональ үсеш алырга ярдәм итәчәк һәм тикшеренү эшләре өчен өстәмә материаллар бирәчәк.
Сменада катнашу бушлай.
Катнашу өчен 18 яшьтән башлап 24 яшькәчә студентлар чакырыла.
Катнашу өчен гаризаны телефон аша яки электрон адреска җибәрергә мөмкин: july.bashirova2011@yandex.ru
Татарстан Республикасы «Россияне Алеан белән ач» проекты кысаларында үзенең туристлык потенциалын тәкъдим итте.
«Россияне Алеан белән ач» проекты 2021 елда эшли башлады һәм Сочи шәһәре беренче катнашучы булды. Һәр атнаны тур операторы, туристлык буенча комитетларны һәм төбәкләрдәге министрлыкларны, кунакларны урнаштыру объектлары вәкилләрен җәлеп итеп, Россиядәге берәр төбәкне актив рәвештә алга этәрүгә багышлый. Тау чаңгысы курортлары, актив һәм ял көне турлары, уникаль экскурсияләр, дәвалау һәм спа-программалар, сити-брейклар, әйдәп баручы кунакханәләр һәм пансионатлардан мастер-класслар. Шуңа күрә туристлык агентлыклары туган илне өйрәнү, махсус реклама турларында катнашу, кыйммәтле призлар алу һәм, әлбәттә, алган белемнәрне актив сатуларга конвертлау өчен уникаль мөмкинлек ала
«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы Федераль законның 3.1 һәм 3.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 45-ФЗ номерлы Федераль законның 2021 елның 9 мартындагы кертелгән үзгәрешләре нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына туризм өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының дәүләт программаларын һәм туризмны үстерү муниципаль программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәрне раслау буенча вәкаләтләр бирелә.
Җирле үзидарә органнарына, үз чиратында, туризмны үстерү буенча муниципаль программаларны эшләү, раслау (хуплау) һәм тормышка ашыру хокукы бирелә
РФ Хөкүмәте эшкуарларны кредитлау буенча яңа ташламалы программаны (ФОТ 3.0) башлап җибәргән. Ул алга таба да мәшгульлекне саклау һәм бизнесны торгызуга юнәлдерелгән.
Яңа программа буенча юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар (ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлардан тыш) заемчы була ала:
- алдагы программа кысаларында элегрәк кредитлар алып торган булсалар (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 маендагы 696 номерлы карары нигезендә)
- РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 23 июнендәге 906 номерлы карары нигезендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар реестрына һәм (яки) РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 11 июнендәге 847 номерлы карары нигезендә яңа коронавирус йогышы таралган шартларда иң зур күләмдә зыян күргән коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән булса яки 2021 елның 1 гыйнварына карала торган карарның 3 нче кушымтасында саналган, Россия икътисадының иң аз торгызылган тармакларында эшчәнлек башкара торган булса (шул исәптән – җәмәгать туклануы, мәдәният, спорт, күңел ачулар, чаралар оештыру һәм туризм өлкәсендә дә).
Татарстан Республикасы тур операторлары, туристлык үзәкләре, күмәк урнаштыру чаралары 16-18 мартта Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак МИТТ 2021 Халыкара туристлык күргәзмәсендә үз хезмәтләрен күрсәтәчәк.
MITT – 2018-19 еллардагы күргәзмәләрнең Гомумроссия рейтингында «Туризм һәм ял» категориясендә Россиянең иң эре туризм күргәзмәсе Бу – бөтен дөньядан килгән илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык
2021 елның 14 мартына кадәр узачак май чабу атнасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Н.А.Дурова музей-утарында «Әкият терапиясе» программасы кысаларында русларның «По щучьему велению» халык әкиятендәге мотивлар буенча театральләштерелгән тамашалар булачак.
Әкиятнең төп персонажлары – Емеля белән Чуртан балыгы бәйрәмгә килгән кунаклар белән Май чабу бәйрәмен каршы алачак. Әкият тамашасында танылган рус әкияте геройлары – Емеля, Петрушка, Убырлы карчык, Кыш катнаша. Кунакларны «кышкы балык тоту», биюле флеш-моб, уеннар, әйлән-бәйлән көтә.
«Кыш» карачкысын яндыру, коймак белән сыйлау һәм атта йөрү борынгы халык гореф-гадәтләре турында искә төшерәчәк, кыш белән саубуллашырга һәм көтеп алынган язны якынайтырга булышачак!
Тулырак мәгълүмат http://www.elabuga.com/events/events2021/_maslenica.html сылтамасы буенча.
Килегез, дуслар, Свияжск утрау-каласы буйлап йөрегез!
14 март көнне 14:00 сәгатьтә «Свияжскта май чабу» бәйрәмен уздыру кысаларында әкияти эксперимент – Ялкау савытта «балта боткасы» пешереләчәк.
Балта, су һәм ярма – ботканың нигезе, ә сез үзегез белән тәмле тәм-томнар: татлы, борычлы, теләсә нинди көтелмәгән ризыклар алып килегез һәм гади боткага кушып, аны тәмләтеп җибәрегез! Кемнеке тәмлерәк булыр икән, белербез!
Тәмле булсын, дусларыгыз да авыз итсен!
Россиядә кулланучылар товарларына һәм аларга күрсәтелә торган хезмәтләргә даими мониторинг кертелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге 497-р номерлы күрсәтмәсе белән министрлыкларга һәм ведомстволарга алар җавап тотачак товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәт төркемнәре беркетелгән.
Әйтик, Ростуризм карамагында эчке базарда кунакханәләрдә яшәү бәяләре булачак, Мәдәният министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдәге вәзгыять өчен җавап бирәчәк.
Транспорт министрлыгы һава, тимер юл, автомобиль (таксилардан тыш) транспортында, шулай ук шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар ташу өчен җаваплы итеп билгеләнгән.
Элегрәк Хөкүмәт карары белән социаль әһәмиятле товарларга куллану бәяләренең үзгәрүенә мониторинг һәм оператив җавап бирү буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән булган.
Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле хезмәттәшләр!
Сезне 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезгә җиңел эш көннәре, яхшы ял һәм яхшы кәеф телим. Эшләрегездә зур уңышлар, киләчәккә ышаныч һәм хатын-кыз бәхете телим. Һәрвакыт сизгер, игелекле, мобиль, уңышлы профессионаллар һәм искиткеч, игелекле, назлы, йомшак һәм гүзәл хатын-кызлар булыгыз! Йөзегездән елмаю китмәсен!
Сергей Иванов,
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе
Сергей Иванов «Хайв Экспо Интернешнл» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Завгородский, «Мессе Франкфурт Рус» ҖЧҖ генераль директоры Лев Семенов, «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Ойген Алес белән очрашты.
Очрашу барышында Сергей Иванов Россия һәм Европаның эре күргәзмә предприятиеләре җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының «MITT» профильле күргәзмәсендә катнашуының яңа форматлары турында фикер алышты. Шулай ук туризм индустриясенең чит ил профессионалларын җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм Татарстан Республикасында күргәзмә эшчәнлеге юнәлешләрен үстерү планнары да бар.