2022 елның 13-14 август көннәрендә Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәшенең 8 нче фестивале узачак.
Музей уңайлы инфраструктурага ия – анда 10 000 артык машина сыйдырырлык 4 машина кую урыны бар. Фестивальгә автобусларда, шәхси автотранспортта һәм елга транспортында барып җитәргә мөмкин. Фестиваль вакытында машина кую урыннарыннан һәм елга портыннан музей электрокарлары һәм автобуслар йөрер дип көтелә.
Сез ІХ-XV гасырлардагы ата-бабаларыбызның тормыш һәм көнкүреше мөхитенә чума алачаксыз. Фестиваль мәйданчыгында Алтын Урда, Рус һәм Европа сугышчыларының мавыктыргыч көрәшләрен күрү мөмкин булачак. Фестиваль барган көннәрдә төрле мәйданчыкларда рыцарьлар көрәше, җәядән ук ату һәм ат чабышы турнирлары, шулай ук массакүләм көрәшләр – бугуртлар узачак. Сәхнәдән заманча эшкәртелгән урта гасыр музыкасы яңгыраячак. Сезне төркем һәм башкаручыларның күптөрлелеге шаккатырачак.