Алабугада Спас ярминкәсе - 2022

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 5, 6, 7 август көннәрендә Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча, чара Алабуга шәһәренең Шишкин буалары янындагы тыюлык өлеше, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнар территориясендә узачак.

Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан ясалган эшләнмәләр, агачка бизәк төшереп эшләнгән әйберләр, керамика, гжель, тирене нәфисләп эшкәртү, калдык материаллардан тегелгән эшләнмәләр һәм курчаклар, нәкышь эшләнмәләр, граверлау, металлга бизәк төшерү, металлдан эшләнгән челтәрләр, мунчаладан, пыяладан, талдан ясалган эшләнмәләр һәм башкалар булачак. Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективларның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булып торачак.

Ярминкә кысаларында, «Алабуга шәһәре һөнәрчеләре ишегалды» проекты, «Илһам» авторлык җырлары фестивале һәм ыруглык җирләре фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге», авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.

2021 елгы Спас ярминкәсе мең ярымга якын катнашучыны һәм 170 меңгә якын кешене үзенә җыйган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International