ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казанның туристлык операторлары белән берлектә, таныштыру характерындагы экскурсия кысаларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрыкъ клубы» мультимедияле интерактив комплексында булды.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры Илфир Якупов комплексның барлыкка килү идеясе, концепциясен эшләү һәм аны заманча мультимедияле җиһазлар белән тулыландыру турында сөйләде.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Без сезне Татарстан Республикасы турында вебинарларда катнашырга чакырабыз, ул 24-26 майда "Алеан" милли туроператоры порталында узачак.

25 майда туроператор сайтында TASIGO һәм Kravt Kazan Aeroport кунакханәләренең NEO Kazan Palace тәкъдим ителәчәк.

28 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале узачак. Көн дәвамында кунаклар мастер-классларда катнаша, рус милли ризыкларын татып карый, осталар ярминкәсендә була, җырлар җырлый һәм әйлән-бәйлән уйный ала.

Ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәменең концерт программасында махсус кунак буларак, М.Е.Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры чыгыш ясаячак.

«Каравон» XVI гасыр уртасында барлыкка килә. Борынгы традиция буенча, урамнарда күмәк күңел ачуы вакытында, халык чәнти бармаклардан тотышып, түгәрәккә баскан һәм әлеге бәйрәмгә хас үзенчәлекле адымнар («каравон адымы») белән хәрәкәтләнгән. Әлеге хәрәкәт «дулкын» барлыкка китергән, чөнки бөтен кеше дә бер үк вакытта уң аягы белән алга таба кечкенә адым ясаган, аның янына сул аягын куйган, аннары уң аяк салмак кына сулга борылган, икенче аяк кабат уңы янына килгән. Никольское авылында бу адымны «үрдәк адымы» дип атыйлар.

1950 елда бу авылда әлеге традиция юкка чыгарыла. Рус халык авыз иҗатына караган бәйрәмне яңадан торгызып, 1988 елда Изге Троица көнендә үткәрәләр. 1993 елдан бәйрәм фольклор фестивале статусына ия була.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның май-ноябрь айларында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның максатчан җайланмаларын тәэмин итү өчен, «Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә Россия Федерациясе югары уку йортларының илкүләм туристлык индустриясендә һөнәр сайлау алдындагы студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен алты он-лайн интенсив белем бирү сериясе үткәреләчәк.

 


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Халяль-туризм, цепочки поставок халяль» дип аталган панельле дискуссиядә катнашты.

Сингапурдан хәләл продукция белән тәэмин итү оешмасының Вице-президенты Зураими Бин Джумаат модератор буларак чыгыш ясады.

19, 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтеләчәк.

Казанда ут тамашасын Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин булачак, ул Тайницкая манарасыннан алып Меңьеллык мәйданы ягыннан Спас манарасына кадәр тәкъдим ителәчәк.

Тамаша нигезендә татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары ята. Шоу дөньяга ислам алып килә торган яктылык идеяләрен чынга ашыра. Шоу контентында Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, ярымай һәм изге китапка, яктылык һәм белем чыганагына сылтамалар чагылдырылган.

20 һәм 21 майда тамашаны Болгардагы Ак мәчет стеналарында күрсәтәчәкләр.

Яктылык тамашалары 20: 00 сәгатьтә башлана һәм төнге 1: 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 21 майда Болгарда үзенчәлекле «Изге Болгар җыены» бәйрәме булчак, аның кысаларында мәдәни-агарту программасы да тәкъдим ителәчәк: концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, Татарстан Республикасының халык сәнгате һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. оештырылачак.

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы «2022 елда иминият кертемнәренең түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 2022 елда иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору мөмкинлеге бирелә торган республика оешмалары һәм предприятиеләренең исемлеген билгеләде.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты карамагындагы тармак буенча беркетелгән мондый оешмалар исемлеге безнең сайтта «Эшчәнлек» - «Туристлык базарында катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлар базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә урнаштырылган. https://tourism.tatarstan.ru/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm.

9 июньнән 12 июньгә кадәр Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендә «Сабантуй. АРБА-FEST 2022» дип исемләнгән Бөтенроссия авто-туристлык фестивале узачак.

Сезне Баулы артистлары чыгышы һәм барда җырлары, балалар өчен күңел ачу чаралары, экскурсия һәм башка бик күп кызыклы программалар көтә. Ә иң мөһиме: сез күңелле, матур милли бәйрәм – Сабантуйда катнашу мөмкинлегенә ия булачаксыз!

 


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

21 майда уза торган «Изге Болгар җыены» бәйрәменә килүче кунакларны өйлә намазы, милли көрәш буенча бөтенроссия турниры, татарның токымлы атларын тәкъдим итү күренеше, лекцияләр һәм күргәзмәләр көтәчәк.

Милли костюмнар театры белән танышу программасы XIX - XX гасыр башындагы кулдан ясалган материаллардан эшләнгән төрле чорлардагы тарихи костюмнар экспозициясен тәкъдим итүдән һәм милли костюм дизайнерларының заманча стильләштерелгән коллекцияләрен күрсәтүдән тора. Театр экспозициясендә тәкъдим ителгән костюмнарны Татарстан Республикасы осталары борынгы материаллардан (Кытай ефәге, Италиянең винтаж тукымасы һ.б.) эшләгән, шулай ук алар хатын-кызлар куллана торган милли бизәкләрнең борынгы детальләре белән тулыландырылган.

Тамаша 20-22 май көннәрендә

15: 00 һәм 17: 00 сәгатьләрдә була

Элемтә өчен җаваплы зат: Мингазова Гүзәл Ринат кызы, тел. 8-9053-70-885.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International