Татарстанда ким дигәндә 3* категорияле яңа кунакханәләр төзүче инвесторлар өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайттылар.
Россиянең ун төбәге вәкилләре – Ставропольдән Якутиягә кадәр – туристлык продуктларын формалаштыру буенча масштаблы белем бирү программасын тәмамладылар. Илкүләм проект кысаларында чыгарылыш укучылар үз территорияләренең потенциалын ачу буенча конкрет тәкъдимнәр эшләделәр.
Республиканың дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда һәм Татарстан Республикасын үстерүдә, шул исәптән туристлык өлкәсендә уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Киров өлкәсеннән шәһәр администрациясе башлыгының беренче урынбасарлары җитәкчелегендәге делегация Татарстанга эш визиты белән килде.
Татарстаннан ике проект «Больше, чем путешествие» Бөтенроссия премиясендә җиңүгә дәгъва итә. «Казань 360» туроператоры һәм тревел-блогер Регина Димитриева белем бирү һәм социаль әһәмиятле туризм өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне бәяләүче конкурс финалына чыктылар. Җиңүчеләр өчен тавыш бирү 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Мурманск өлкәсе журналистлары һәм блогерлары делегациясе Татарстанга аның туристлык потенциалы белән танышу өчен килде. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты оештырган матбугат туры кысаларында кунаклар республиканың төп истәлекле урыннарында булалар, төбәкнең мәдәнияте, тарихы һәм гастрономиясе белән танышалар.
Татарстан Республикасы проектлары 2025 елда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме алачак. Финанслау туристлык инфраструктурасын булдыруга һәм модернизацияләүгә юнәлдереләчәк, шул исәптән балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, спа-зоналар оештыру, санитария модульләре урнаштыру һәм бау паркы булдыру өчен дә.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Кытайдан килгән туристларны визасыз алмашуны оештыру өчен туристлык оешмаларыннан мәгълүматлар җыя.
Татарстан Республикасы проектлары «Ел маршруты» XII Бөтенроссия туристлык премиясе призерлары булды. Конкурста Россия һәм Белоруссиядән 360 проект катнашты, алар алты номинациядә бүләкләр алды.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Ираннан килгән туристларны визасыз алмашуны оештыру өчен туристлык оешмаларыннан мәгълүматлар җыя.
2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең шифаханә-курорт тармагы лидерларының берсе буларак үз позициясен ныгытты. Ял итүчеләр санының аз гына үзгәрүенә карамастан, җирле шифаханәләрнең керемнәре 8% тан күбрәккә арткан. Шулай ук шифаханәләрнең Татарстанда яшәүчеләр арасында популярлыгы артуы да билгеләп үтелде.