Абруйлы WHERETOTRAVEL HOTELS AWARD Бөтенроссия премиясе йомгаклары буенча Казанның Kazan Palace by Tasigo кунакханәсе Россиянең иң яхшы кунакханәләре бишлегенә кергән, шулай ук Урал һәм Идел буе төбәгенең иң яхшы кунакханәсе исемен яулаган.
Дәрәҗәле WHERETOTRAVEL HOTELS AWARD Бөтенроссия премиясе илнең иң яхшы кунакханәләрен атады. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта Travel Hub халыкара туристлык форумы кысаларында узды.
Казан һәм Идел буе төбәген конкурста Kazan Palace by Tasigo кунакханәсе лаеклы тәкъдим итте. Ул гомуммилли рейтингта югары 4 нче урынны гына алып калмыйча, «Урал һәм Россиянең Идел буе төбәгенең иң яхшы кунакханәсе» махсус номинациясендә дә җиңү яулады.
Бу Казан кунакханәсе тәкъдим иткән сервис һәм кунакчыллык дәрәҗәсен ассызыклый. WHERETOTRAVEL премиясе кунакханәнең «йолдызлыгын» яки күләмен түгел, ә нәкъ менә кунаклар турында кайгыртуны һәм сыйфатын бәяли. Рейтинг индустрия экспертларының шәхси бәяләмәләре нигезендә формалаша.
WHERETOTRAVEL HOTELS AWARD 2025 премиясенең киңәйтелгән лонг-исемлегенә Казаннан 19 кунакханә кергән. Ә Luciano Hotel & SPA «Россиянең иң яхшы спа-отеле» номинациясе шорт-исемлегендә билгеләп үтелгән.
Премия сайтында бастырылган җиңүчеләрнең тулы исемлеге нигезендә, илнең иң яхшы 70 кунакханәсе исемлегенә керүчеләр:
Neo Kazan Palace by Tasigo 40 нчы урынны алган.
Luciano Hotel & SPA, 45 нче урынны алган.
«Ногай» кунакханәсе 55 нче урынны алган.
Ramada by Wyndham Kazan City Center 67 нче урынны алган.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда премиянең киңәйтелгән лонг-исемлегенә Казаннан 19 кунакханә кертелгән иде, бу Татарстан башкаласында сыйфатлы урнаштыру чараларының югары концентрациядә булуын күрсәтә.
Белешмә өчен
WHERETOTRAVEL HOTELS AWARD – абруйлы WHERETOEAT ресторан премиясе командасы тарафыннан ел саен уздырыла торган Бөтенроссия премиясе. Аның максаты – илнең иң яхшы кунакханәләрен, аларның кайда урнашуына һәм категориясенә карамастан, бары тик хезмәт күрсәтү сыйфатын эксперт бәяләвенә нигезләнеп, ачыклау һәм билгеләү.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге сайтта бар: https://wheretotravel.club/winners_2025/