Иран туроператорлары реклама туры кысаларында Татарстанның кунакчыллыгы белән таныша

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

17 Иран туроператоры делегациясе «Россиянең өч башкаласы» маршруты буенча визит кысаларында Татарстанның туристлык потенциалы белән таныша. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Интурист» оештырган турның максаты –хезмәттәшлекне ныгыту һәм дус илләрдән туристлар агымын арттыру.

2025 елның 16-18 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Иран Ислам Республикасы туристлык компанияләренең 17 вәкиленнән торган делегация килде. Реклама-мәгълүмат турын Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Интурист» туроператоры белән берлектә хезмәттәшлекне ныгыту һәм дус илләрдән туристлар агымын җәлеп итү максатында оештырды.

Визит программасы кунакларга төбәкнең туристлык потенциалын комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Делегация тарихи мирас һәм заманча инфраструктура белән танышты.

Программа Казан Кремлендә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында булган Казан буенча экскурсияне, шәһәр кунакханәләрен карауны үз эченә ала. Катнашучыларга Зөя утрау-шәһәрчегенә бару аеруча тәэсир итте, анда алар борынгы соборларны һәм уникаль агач музеен күрделәр, шулай ук альпака паркында булдылар. Эшлекле өлеш кысаларында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе катнашында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир итү булды.

Визит Россия буенча тур кысаларында уза. Казанга килгәнче делегация Мәскәү мөмкинлекләре белән танышты инде, ә Татарстаннан соң аларны Санкт-Петербургта программа көтә. «Россиянең өч башкаласы» буенча бу сәяхәт Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург башкалалары арасында уртак төбәкара маршрутлар булдыруга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән гамәлдәге килешүнең гамәли гәүдәләнеше булды.

Әлеге эш «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының турхезмәтләр экспортын 2030 елга өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International