«Казан» халыкара аэропортында Etihad Airways авиакомпаниясе Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Даби арасында туры авиаэлемтә ачты. Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак, юлдагы вакыт якынча 4,5 сәгать тәшкил итәчәк.
Татарстан башкаласы белән БГӘ башкаласы арасында туры авиаэлемтә Etihad Airways авиакомпаниясе тарафыннан ачылды. Бүген, 4 декабрьдә, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына Абу-Дабидан беренче туры рейс төште, шуннан соң самолет Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласына Казаннан китте.
Etihad Airways компаниясе – БГӘ илкүләм авиаташучы рейсын эшләтеп җибәрү тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Чарада Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Etihad Airways Россия һәм Үзәк Азия буенча вәкиллеге башлыгы Наталья Горюнова, «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогсфера вәкилләре катнашты.
«Бу республика туризмын һәм эшлекле элемтәләрен үстерү өчен мөһим вакыйга. Фарсы култыгы илләре – безнең өчен өстенлекле базар, һәм туры элемтәне ачу – «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының туристлык хезмәтләре экспортын арттыру максатларына ирешү өчен мөһим адым», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Казан – Абу-Даби маршруты буенча рейслар атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан очып китү 13:30 сәг. планлаштырылган. Airbus A320 уңайлы лайнерларында очу 4 сәгать 25 минут вакыт алачак.
Киләсе атнада ук Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Etihad Airways авиакомпаниясе белән берлектә Фарсы култыгы илләреннән килгән туроператорлар өчен реклама-мәгълүмати тур уздыруны планлаштыра.