“Барлык гашыйкларга!” велокарикатура күргәзмәсе ачыла

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

 “ВеломанИЯ” Велосипед культурасы музее” “Барлык гашыйкларга” велокарикатуралар күргәзмәсенә чакыра. Рәссәм-карикатурчы Владимир Тихонов бала чактан карикатурага һәм велосипедка гашыйк. Ул әле дә велосипедта йори. Карикатураны да ташламый. Күргәзмәне 12 февралдә 12:00 да күреп булачак. Музей коллекциясе 50гә якын велосипедтан тора, алар төрле илләрдә җыелган – Англия, Германия, Россия, Швейцария, Япония. Коллекцияне төрле материаллар һәм документлар тулыландыра һәм велосипедның Россияда һәм дөньяда үсешен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International