Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты коллегия утырышы

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе
3 февралдә “Рамада” кунакханәсендә  Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының 2015 елның эш нәтиҗәсенә багышланган коллегия утырышы узды. Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп узганча туризм өлкәсендә керем, чиктәш тармаклар күрсәткеч хезмәтләр күләмен искә алмыйча , узган ел 11,3 млрд сум тәшкил иткән, бу шушы ук 2014 ел белән чагыштырганда 12,8 процентка югары. Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннар 2015 елда республикада туризм өлкәсендә бюджет нәтиҗәлелеге методикасы эшләнелгән. Узган ел ТР бюджетына, туризм һәм чиктәш тармаклардан керемнәрдән 7,9 млрд сум салым күчерелгән. “Турист Татарстанда калдырган 1 сум акчаның 43 тиене республика бюджетына өстәмә керем. Бу — зур сан”, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.
Республикага килгән туристлар агымы үсте, туризм өлкәсеннән кергән 18,4 млрд сум акча — моның тармак булуын раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International