Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында “Хәләл-Френдли Стандарт” программасы сертификациясен үткән кунакханәләргә таныклык бирү чарасы

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

26 нчы гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында “Хәләл-Френдли Стандарт” программасы сертификациясен  үткән кунакханәләргә таныклык бирү чарасы булып узды. Сертификация буенча эксперт булган Ильдар Мусин һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ГТРК "Корстон" һәм ГК "Релита-Казань"вәкилләрен котлады. Хәләл стандартларын гамәлгә кертү эше инде берничә ел эчендә бара һәм теориянең гамәлгә ашувы бик мөһим факт булып тора , дип әйтеп узды Сергей Иванов. Шулай ук турист тукталган номер бар хәләл стандартларга ничек итеп туры килү/килмәвен белеп булачагы турында сүз булды. Кунакханәдә тукталучы моңа бәйле проблемага юлыкмаячак, ул бары тик алдан теге/яки бу номерны сорап хат җибәрергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International