2016 елның 15 июлендә Төркиягә хәрби переворот һөҗүме ясалды, нәтиҗәдә 190 кеше һәлак булды.
Росавиация хәбәр итүенчә, Төркия Республикасына пассажирлар җибәрү вакытлыча туктатылган. Рейсларны чикләүләр сәяси хәлне ачыклап бетергәнче дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта Төркия территориясендә булган Россия гражданнары, шулай ук туристлар үзләре теләсә, илне планлаштырган очышка кадәр ташлап китә ала.
Пассажирларны чыгару ике ил авиакампаниясе тарафыннан да алып барылачак.
Планлаштырылган рейслар, аларның тәртибе һәм шартлары турында колл-үзәкләрдән һәм авиакампания вәкиллекләреннән белергә була.
Ростуризм Төркия Республикасына турпродуктлар сатучы туроператорларга бу мәгълүматны клиентларга җиткерергә һәм туган сорауларны эш тәртибендә хәл итәргә тәкъдим итә.
«Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи көрәш фестиваленә тагын бер бәйге игълан ителгән – бу юлы иң кечкенәләр өчен балалар рәсемнәре бәйгесе!
Рәсемнәр темасы:
1.Идел Болгариясе
2.Урта гасыр рыцарьлары һәм хатын-кызлары
3.Русь, Европа һәм Алтын Урда сугышчылары
Катнашу шартлары:
1.Рәсемдә тәкъдим ителгән темаларның берсе (яисә берничәсе) ясалган булырга тиеш
2.Катнашучыларның яше - 0-15 яшь
Рәсемне ясарга, фотога төшерергә һәм махсус бәйге альбомында урнаштырырга кирәк: https://vk.com/album-70365577_233043195, яисә аны электрон почта адресына bolgarfest@mail.ru "Балалар рәсеме бәйгесе" дип билгеләп җибәрергә була.
Фотога язарга:
1.Авторның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме, яшәү урыны
2.Яше
3.Аралашу өчен телефоны һәм әти-әнисенең берсенең исем фамилиясе һәм әтисенең исеме
Рәсем оригиналларын үзегез белән фестивальгә балалар мәйданчыгына алып килегез!
Үзе белән рәсемен алып килгән һәр катнашучы 2 көмеш булгарик алачак!
1.Рәсем бәйгесе җиңүчесе бүләккә агач Калкан һәм кылыч һәм шулай ук рыцарь шлемы алачак!
2.Икенче урын алучыга агач Калкан һәм кылыч бүләк итеп бирелә!
3.Өченче җиңүче Кылыч алыр!
Бизәкле шәһәр фестивале «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда өченче тапкыр уздырыла.
Бу чара беренче тапкыр 2014 елда булды һәм шунда ук шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары арасында популярлашты. Фестивальнең программасы күптөрле мавыктыргыч чаралары белән аерылып тора. Иң беренче чиратта анда теләгән һәркем һава еланнарының бөтен матурлыгын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алган кызыктыргыч ярышларда катнаша, үзләренең осталыгын һәм идарә итә белүләрен күрсәтә алачак. Тәҗрибәле осталар мастер-класслар күрсәтеп, кабатланмас һава еланнарын ясарга өйрәтәчәк. Берничә мәйданчыкта өлкәннәр һәм балалар өчен игротекалар оештырыла. Болардан тыш, төп тематикасы һава еланнары булган кул эшләре бүләкләре ярминкәсе узачак. Пикниклар зонасында үзеңнең тәм-томнарың белән саф һавада ял итү мөмкинлеге дә булачак. Чара партнерлары ярышларда җиңүчеләргә, шулай ук фестивальдә иң актив катнашучыларга комплиментлар һәм призлар таратачак.
2016 елның 5еннән алып 7 августка кадәр Алабугада IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза.
Традиция буенча ярминкә Шишкин урманындагы Алабуга тыюлыгында, “Молодежный” стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда үткәрелә.
Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли киемнәр, модель кием, йон әйберләр, агачтан ясалган рәсемнәр, нәфис тукучылык, керамика, гжель, тирене нәфис эшкәртү, тукыма кисәкләреннән Тегелгән әйберләр һәм курчаклар, бизәкләр, гравировка, металлдан ясалган бизәкләр, металл челтәрләр, кабык, пыяла, камыштан әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәнең бизәге булып һөнәри артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгышлары торачак. «Осталар шәһәре»ендә теләүчеләргә үз куллары белән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырыла. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре продукциясе, халык куллану товарлары булачак.
Шулай ук Спас ярминкәсе барган көннәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән чаң сәнгате һәм тынлы музыка осталары катнашында кыңгырау тавышы фестивале уздырыла.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы халык сәнгате промыселлары һәм декоратив-кулланма сәнгате осталарын 2016 елның 5,6 һәм 7 августында Алабугада Бөтенроссия ярминкәсендә катнашырга чакыра.
Әлмәтнең шәһәр пляжы 13 июльдә ачылды. Пляж бүгенге көндә илдә һәм республикада моңа кадәр булмаган уникаль ял зонасына әйләнде. Аны өч ай эчендә төзергә мөмкин булды.
Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварц комы кайтарылды, рулон газоны җәелде, җәяүләп йөрү өчен 880 метр озынлыкта су юлы җиһазландырылды. Вейк-парк су трассасының озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәтү трассасыныкы – 150 метр (вейкбординг – су буйлап бордта, махсус тактадан йөрү – искәрмә Т-И). Скалодромның биеклеге 10,5 метрга җитә, өч яруслы бау паркының биеклеге – 9 метр. Ятаклар куелган, балалар өчен, диод лампалы таганлы, пляж волейболлы мәйданчыклары булган шәһәр пляжының үзе түләүсез булачак. Вейк-парк, скалодром, баулы парк, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү - түләүле.
ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Богоматерьнең могҗизалы Казан образы. Казан Богородицкий монастыре» уникаль фәнни-күргәзмә проекты эшли башлады. Ул Изге Богородица Казан иконасы кайтарылу бәйрәменә (21 июль) һәм Казан Богородицкий монастырендә Казан Соборын торгызган урында истәлекле таш куюга багышланган. Бу ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музееның, ТР Милли музееның, Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар музееның, КФУ музееның, ТР Милли архивының һәм Казанның шәхси җыентыкларының бердәм проекты.
2016 елның 4 июнендә Бакчарай шәһәренең Кырым тарихи музей-тыюлыгында ТР Милли музее оештырган «Татарларның декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм заман» күчмә күргәзмәсе ачылды. Кырымда яшәүчеләргә һәм кунакларга татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, милли гореф-гадәтен һәм төрле эпохалардагы осталар сәнгатенең үзенчәлеген ачып салучы экспозиция күрсәтелде. Бу күргәзмә ярымутрауда яшәүченең һәркайсына кызыклы булачак: Кырым татарлары тарихи һәм мәдәни яктан Казан татарларына якын булган. Көз көне үк күргәзмә Симферополь шәһәрендә Кырым этнография музеенда ачылачак.
16 июльдә Арча шәһәренең үзәк стадионында форматы буенча балалар Сабантуена охшаган «Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә» балалар фестивале була.
Фестивальнең бай программасына балалар-яшүсмерләрнең иҗат һәм фольклор коллективлары чыгышлары, спорт ярышлары һәм бәйгеләр, халык уеннары һәм интерактив программалар кертелгән. Фестивальдә Арчадан һәм Татарстанның күрше районнарыннан балалар катнаша.
Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 8 июльдә Самарада узган төбәкләрнең туристик индустриясе һәм Идел буе федераль округы субъектларының туризм өлкәсендә башкарма власть органнары вәкилләренең Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының туризм буенча Координацион советының чираттагы утырышында катнашты.
Утырыш көн тәртибенең берсе эшләнә торган төбәкара маршрутның исемен сайлауга багышланды. Төбәк вәкилләренең күбесе «Бөек Идел юлы» исеме өчен тавыш бирде.
Эшләнә торган төбәкара маршрутны гомуми концепция һәм бренд белән берләштерү турында карар кылынды, шул ук вакытта туристлар барырга планлаштырган төбәкләрне үзләре сайлый алачак.
Татарстан башкаласы Казанда Икенче Гастрономия фестивале кысасында чираттагы кулинар рекорд куйды. Кулинария могҗизаларын фестивальдә катнашучы "Туган авылым" рестораныннан Казанның 4 аш пешерүчесе күрсәтте. Традицион татар тәм-томын ясауга йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он тотылды. Камырдан тасма – булачак "кош теле"нең озынлыгы 500 метр һәм киңлеге 20 сантиметр тәшкил итте. Бу ризыкны әзерләүгә 4 сәгатькә якын вакыт китте. Аннан соң туристлар һәм чакырылган Казанда яшәүчеләр икенче рекорд куйды: тәм-томны 5 минут эчендә ашап бетерде! Исегезгә төшерәбез, узган елда Казанда шулай ук Гастрономия фестивале кысасында 24 килограмм авырлыктагы иң зур өчпочмак ясалды