Казан Кремле туристларның популяр урыннары унлыгына кергән

2016 елның 9 декабре, җомга

Казан Кремле «TripAdvisor» сайтындагы мәдәни объектлар рейтингында 7нче урынны алган. Истәлекле урыннарда булган туристлар Казан Кремленә 2000нән артык «Яхшы» билгесе куйган.

Санкт-Петербургтагы Спас Храмы рейтинг лидеры булып тора. Ул җиде меңнән артык «яхшы» билгесе алган. Мәскәүнең Кызыл Мәйданы - икенче урында. Туристлар аңа 6 меңгә якын иң яхшы билгесен куйган. Өчлек лидерлыгын Төньяк башкаладагы Исаакиев Соборы Дәүләт музей-һәйкәле яба. Аның рейтингы – 3962 «Яхшы» билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International