ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Казанда 1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә «Ел маршруты» 2017 Бөтенроссия туристлык премиясе финалы узды. Премия финалын оештыручылар  булып Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Region PR Халыкара элемтәләрне үстерү фонды торды.

2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә илнеӊ 67 өлкәсеннән 446 проект гариза биргән иде. Гомуммилләт финалында 36 өлкәдән 121 проект тәкъдим ителгән иде. 1 нче ноябрь көнне финалистлар проектларын халык алдында тәкъдир иттеләр. Шуныӊ нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе әгъзалары 2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенеӊ җиӊүчеләрен билгеләде.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы кысасында төбәкара туристлык маршрутларын оештыру һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Бүген Свияжск утрау-шәһәренә керә торган автомобиль юлында автомобильләр туктау урынын ачу тантанасы булды. Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

«Безнеӊ өчен Свияжск утрау-шәһәре янында автомобильләр туктау урыны ачу аеруча әһәмиятле, чөнки туристлар агымы бик зур. Автомобильләр туктау урыны ачу кирәклеген без белдек. Югары сыйфатлы туристик инфраструктура булдырдык, ул, әлбәттә, Татарстанга килүче туристларга эшләячәк», – диде Олег Сафонов ачу тантанасында.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында, Казанда 2 нче һәм 3 нче ноябрь көннәрендә узачак, «KAZAN TOURISM FORUM – 2017. Киләчәк ориентирлары» үзенеӊ эшен башлады. Форум – Россиянеӊ туристлык бизнесында барлык катнашучылар өчен ике елга бер мәртәбә уздырыла торган мөһим халыкара чара. Быел форумныӊ темасы: «Туристик территорияләр белән комплекслы идарә итү». Форум Туризм буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында, Казанда 1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә «KAZAN TOURISM FORUM – 2017. Киләчәк ориентирлары» кысаларында узачак, «Ел маршруты» – 2017 бөтенроссия туристлык премиясе финалы старт алды. Катнашучылар үзләренеӊ проектларын экспертлар жюриена тәкъдир иттеләр, шулай ук аларныӊ сорауларына җавап бирделәр. Бәйгедә һәр катнашучы үз проектын нинди шәкелдә тәкъдир итүне үзе хәл итте – күпләр үзләре белән тәкъдир итү өчен материаллар алып килү белән генә чикләнмәгәннәр, ә костюмнарда интерактив чыгышлар да, шулай ук милли азыклар да әзерләгәннәр иде


13
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 нче елныӊ 12 нче октябрендә Свияжск утрау-шәһәрендә «Свияжск утрау-шәһәренә керә торган» автомобиль юлы буйлап Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Свияжск» туристик-рекреацион кластерыныӊ автомобильләр туктау урынын төзү мәсьәләсе буенча киӊәшмә узды.

Киӊәшмәдә Иванов Сергей Евгений улы, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе, комиссия әгъзасы, Саетова Лиана Марсель кызы, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, Альбина Заһидуллина, Татарстан Республикасында гомумроссия халык фронтының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү координаторы, Пономарев Кирилл Николай улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетыныӊ Иҗтимагый советы рәисе, «Россия халыкара туризм академиясе» (Казан филиалы) директоры, Секретова Надежда Александр кызы, Татарстан Республикасы экскурсоводлар Ассоциациясе рәисе, Мусин Руслан Альберт улы, «Главтатдортранс» дәүләт казна оешмасы директоры урынбасары, Силкин Артем Николай улы, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры катнашты.

Утрауга керү юлында утрауга дүрт километр кала автомобильләр туктау урынын төзү ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары – Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастырьларыныӊ буфер зоналарына антропоген йогынтыны киметү мөмкинлеген тудырачак, һәм, шулай ук, әлеге алым үз чиратында, туристлар агымын үстерүгә китерә торган, туристларга хезмәт күрсәтүнеӊ сыйфат дәрәҗәсен яхшыртачак. Автомобильләр туктау урыныныӊ мәйданы -– 14993 кв. м. Автомобиль-урыннар саны – 549 м/м, шул исәптән, җиӊел автомобильләр өчен – 454 м/м. Финанслау чыганаклары:  Россия Федерациясе бюджеты – 41,8 миллион сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 71,2 миллион сум, бюджеттан тыш чыганаклар (кунакханәләр) – 302,0 миллион сум. Төзелешне йомгаклау 2017 нче елныӊ 26 нчы октябренә планлаштырылган.

Иҗтимагый тикшерү буенча комиссия әгъзалары Татарстан Республикасында «Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү (2011 – 2018 нче еллар)» федераль максатчан программа чараларын гамәлгә ашыру эшен канәгатьләнерлек дип тапты.

 


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында, Үзбәкстан Республикасыныӊ Туризмны үстерү белән идарә итү дәүләт комитеты башлыгы Темирходжаев Әнвәр Пулат улы җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасы туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашу булды.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов кунакларга республиканыӊ туристлык потенциалын тәкъдир итте. Очрашуныӊ нәтиҗәләре буенча («Юл картасы») Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында туризм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне ныгыту чаралары планына, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белән Үзбәкстан Республикасы Туризмны үстерү буенча Дәүләт комитеты арасында туризмны үстерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

14 нче октябрьдә  Татарстан табигать тарихы музее барлык теләүчеләрне үзенчәлекле сәяхәткә чакыра. Гадәти әйберләр безгә бары тик микроскоп аша гына күреп була торган гаҗәеп хәлләр турында сөйләячәкләр.

Фәнгә үсемлек күзәнәкләренеӊ хлорофилл белән хлоропластлары булу белән генә аерылмаганлыгы билгеле. Чарада катнашучыларга үсемлек күзәнәкләрен җентекләп карау һәм аларныӊ тере табигатьнеӊ башка вәкилләреннән аерыла торган башка үзенчәлекле билгеләрен табу мөмкинлеге булачак. Микроскоп һәм башка җиһазлар белән коралланып, балалар үсемлек организмыныӊ күзәнәкләрен һәм тукымаларын җентекләп караячаклар, бөртекчә, серкәлек, тамыр тышлыгы һәм үсемлек сабагы тукыма төзелеше белән яхшылап таныша алачаклар.

Дәресләр, алдан язылу буенча, сеанслап 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә уздырылачак. Бер дәрес 45 минут дәвам итәчәк.

Урыннар чикләнгән.

Язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35

Бер дәрес өчен түләү бәясе – 300 сум

Киләсе дәрес 21 октябрьдә булачак

Габдулла Тукай әдәби музее 2017 нче елныӊ 10 нчы октябрендә 11.00 сәгатьтә, Г.Тукайныӊ Җаек шәһәреннән Казанга кайтуына 110 ел тулу хөрмәтенә багышланган, «Кайту: 110 елдан соӊ Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чарага чакыра.

 

Габдулла Тукай әдәби музее төрле мәдәни-агарту чаралары үткәрә: әдәби-музыкаль һәм автор кичәләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре белән очрашу, төрле күргәзмәләр, китаплар, медиапродуктлар тәкъдир итү, музей бәйрәмнәре, музей-педагогик дәресләре, мастер-класслар. Музей коллективы Габдулла Тукайныӊ тормышы һәм иҗатындагы вакыйгаларны өйрәнү һәм пропагандалауга аеруча зур игътибар бирә. Шундый вакыйгаларныӊ берсе – шагыйрьнең 1907 нче елныӊ көзендә Җаек шәһәреннән Казанга кайтуы. Ул Җаекта 12 ел яши һәм анда шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Әлеге вакыйганыӊ 110-еллыгына багышланган чара, 40 нчы бүлмәсендә кайчандыр Габдулла Тукай яшәгән, элекке «Болгар» кунакханәсе бинасы янында узачак. Программада Татарстан Республикасында бердәнбер  булган «Безнең өчен мәңге изге йорт…» күргәзмә-экспозициясен тәкъдир итү каралган. Кунаклар каршында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Э.Р. Камалова һәм Татарстан Республикасы Милли музее директоры, тарих фәннәре докторы Г.Р. Назипова чыгыш ясаячаклар. «Казан башкарма комитеты «Иске шәһәр» префектурасы» муниципаль казна учреждениесе территориясе префекты М.З. Усманов Иске татар бистәсен Габдулла Тукай һәм аныӊ чоры белән танышу урыны буларак ачачак. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов Г.Тукайныӊ Казан чоры иҗатындагы төп темаларга тукталачак. Чарада Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Ахмадуллин һәм Илнур Закиров катнашачак.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

7-16 нчы октябрь көннәрендә Татарстанда «Урман атнасы – 2017» республика табигатьне саклау акциясе уза. Казан акциягә 7 нче октябрь көнне кушылды – бу көнне өмә Татарстан Республикасы Лаеш районы Орёл бистәсендә узды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 2017 нче елныӊ 16 нчы октябренә кадәр дәвам итәчәк. Республикада чаралар экологик тәрбияне пропогандалау, урман һәм шәһәр яны урманнарыныӊ санитария торышын һ.б. яхшырту максатыннан чыгып үткәрелә. Россия Федерациясенеӊ  башка субъектларында акция «Яшә урман!» исеме астында уза.


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты «Идел» кунакханә-туристик комплексы генерал директоры Надежда Исхакованы70 яшьлек юбилее белән котлый.

Сез кунакчыллык индустриясе өлкәсендә эшләү дәверендә көндәлек тормышыгызда һәм эшегездә ярдәм итә алырдай зур тәҗрибә тупладыгыз. Без Сезнеӊ җитәкчелек сәләтегезне, төрле проблемаларны Сезгә хас булганча үлчәп һәм төптән уйлап хәл итә белүегезне күрәбез һәм югары бәялибез.

Эш сөючәнлегегез, зур иҗади потенциал Сезгә, бик кызыклы иҗади проектларны тормышка ашыра алырдай, фикердәшләр төркеме тупларга ярдәм итте. Сезнеӊ фикерләрне яшь хезмәттәшләрегез дә, республика күләмендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдәге тәҗрибәле җитәкчеләр дә тыӊлыйлар.

Сезне чын күӊелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Сезнеӊ Татарстан Республикасы туризмын үстерү өлкәсендәге эшегездә зур уӊышлар телибез.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International