ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция тәмамланды. Казан, Мәскәү, Ульяновск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунакханә, хостел, санаторий, ресторан хуҗалары һәм идарәчеләре, санитар табиблар, профильле белгечләр, кунакханәләргә кабул итү, урнаштыру һәм куркынычсызлык хезмәте җитәкчеләре, шулай ук, тукландыру (F&B)  өчен җаваплы хезмәткәрләр 2018 елда, футбол Дөнья Чемпионаты вакытында, Казан кунакханәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында барлыкка килгән мөһим һәм бәхәсле сорауларга ачыклык кертер өчен җыелдылар.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

10 февраль Борис Пастернакның туган көне уңаеннан Чистай Дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгында гадәттәгечә “Иҗатның төп максаты – үзеңнең мөмкинлекләреңне ачу” дип аталган Реуспублика музей конкурсы игълан ителә.

9 ел рәттән Б.Пастернак исемендәге мемориаль музейга бөтен республикадан шигърият авазын ишетеп язучының иҗатын сөючеләр җыела. Аларның максатлары - бөек шәхесне искә алу һәм иҗат әсәрләрен иң яхшы итеп башкаруда көч сынашу.

Быел бәйгедә Әлмәт, Аксубай, Алексеевск, Казан, Лаеш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре һәм район үзәкләренең 35 мәктәбеннән 435 катнашучы һәм аларның укытучылары катнашачак.

"Зөя утрау-шәһәрчеге" дип исемләнгән Дәүләт тарихи - архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы "Ялкау Торжок» ассоциациясе белән берлектә 17-18 февраль көннәрендә "Май чабу" ("Масленица") бәйрәменә чакыралар! (керү ирекле)


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

6-7 февраль көннәрендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция оештырылачак. Бу чара Татарстан республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә, PIR Expo һәм Татарстан республикасының туризмны Үстерү Үзәге белән берлектә уздырылачак.

Конференция 2018 елда планнаштырылган футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында кунакханәләр тармагының эш системасын оештыруга багышланган. Профильле экспертлар, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, «Россия-2018» оештыру комитеты, Татарстанның иминлек Советы, ТР эчке эшләр Министрлыгы, Прокуратура, МЧС, Роспотребнадзор хезмәткәрләре бу җәйдә кунаклар килүенә ничек итеп әзерләнү, террористик янаулардан үз-үзеңне яклау ысуллары, кунакханә яшәүчеләрен дөрес тәртиптә эвакуацияләү, ХАССП белән СанПИНның аермалары һәм кайсысы әһәмиятлерәк булуы турында сөйлиячәкләр.

4-7 нче февраль көннәренә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иранда эш визиты белән килде. Казанда урнашкан Иран Ислам республикасының генераль консуллыгы һәм Мешхеде шәһәренең Хорасан Резави провинциясе мәдәни мирасы, һөнәрчелеге һәм туризмы оешмасы ярдәмендә җирле туроператорлар өчен Татарстан Республиканың туристик мөмкинлекләрен күрсәтү өчен презентация оештырылды. Шулай ук, җирле халык өчен яңа программа эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барыла.


2
февраль, 2018 ел
җомга

2 февраль көнне Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты граждан хезмәткәрләренең хезмәт хакы, чыгымнары, мөлкәтләре, мөлкәти характердагы йөкләмәләре һәм 2018 елда (2017 хисап елы) тиешле белешмәләрне тутыру турында мәгълүматларны тапшыру сораулары хакында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында семинар-киңәшмә узды. 

2018 елның 7 февралендә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Республикасы гербы көне билгеләнеп үтәчәк.

Татарстан Республикасы дәүләт гербы Югары Совет тарафыннан 1992 елның  7 февралендә расланды. Татарстан Республикасының дәүләт гербы мәрхәмәтлелек, гаделлек кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне,  гражданнарның иминлеген, халыклар арасында булган дуслык һәм тынычлыкны  раслый. Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Н.Г. Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам Р. З. Фәхретдинов (үтәлеше).

Татарстанның бу заманча символы белән танышу һәм элеккеге идарәчеләр кулланган борынгы эмблемалар һәм символлар турында күбрәк белү мөмкинлеге махсус Татарстан Республикасының герб көненә багышланган музей программасында булачак.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2 февральдә Россиядә Япония елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгының Күргәзмәләр залында Япония фонды (Мәскәү шәһәре) җыентыгыннан “Кокэси япония курчаклары дөньясы” күргәзмәсе ачыла.

Кокэси – бизәкле традицион агач курчак. Аларны барлыкка китерү сәнгате элекке заманнарда ук  Япониядә барлыкка килгән, ә XVII-XIX гасырларда зур үсеш алган. Соңрак япония һөнәрчеләре бу курчакларны җирле кайнар чыганакларга килүчеләргә сата башлаганнар. Бу уенчыклар нәфислек, гадилек һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Аларның бизәкләре һәм формалары һөнәрченең үзенчәлеген генә түгел, ә барлыкка килгән җирлекнең тарихын да чагылдыра. Бүгенге көндә бу курчаклар Кояш чыгучы Илнең иң танылган милли символлары булып торалар.

Күргәзмәдә 74 төр үзенчәлекле курчак булачак, алар арасында: озынча гәүдәле тогатта-кокэси, башын борганда бала елау тавышы чыгара торган наруко-кокэси, ышанулар буенча гаиләгә күп бала һәм бәхет китерә торган ёджико-кокэси, матурларның матуры -  ядзиро-кокэси,  Япониядә иң популяр булган уңыш талисманнарның берсе -  дарума неваляшкалары һәм бик күп башка курчаклар.

Алабуга Дәүләт музей тыюлыгы әзерләгән тагын берничә экспонат бу күргәзмәдә өстәмә предмет булып торачак: традицион кәгазь торналар, япон милли күлмәгенә киендерелгән сувенир курчак, кокэси милли япон курчагының рәсемнәре. И.И.Шишкин исемендәге 1нче Алабуга сәнгать мәктәбе укучыларының япон мотивында эшләгән хезмәтләре бу күргәзмәнең өстәмәсе булып торачак.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының туризм һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Дәүләт комитеты каршында Татарстан республикасындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында булган таләпләрне үтәүләре буенча Комиссия утырышы узачак. Комиссиянең көн тәртибе туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә, “Татарстан Республикасының туризм һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Дәүләт комитеты каршында Татарстан республикасындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында булган таләпләрне үтәүләре буенча Комиссия” вкладкасының, “Комиссия утырышлары турында мәгълүмат” битендә урнашкан. Сораулар һәм тәкъдимнәр түбәндәге телефон һәм электрон адрес аша кабул ителәләр: (843) 222-90-29, Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

“Май чабу” бәйрәме атнасы дәвамында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында урнашкан Н.А. Дурова исемендәге музей-йортта “Әкияти терапия” программасы кысаларында “Кояш артыннан сәяхәт” тамашасы уздырылачак.

Әкияти программаның төп геройлары – җәнлекләр һәм кош-кортлар, бәйрәм кунаклары белән берлектә Кояшны Убырлы карчыктан коткарачаклар. Катнашучылар Аюны кышкы йокысыннан уятып, Төлке белән Бүрене Убырлы карчыкка каршы чыгып Кояшны урынына – күккә – кайтарырга өндәячәкләр. Чөнки Кояш белән бергәлектә Масленица һәм озак көтелгән яз да киләчәк.

Кунакларны һәрдаим Әтәч – кызыл кикерүк һәм Кәҗә-сакалбай озатып йөриячәк. Катаншучыларны мавыктыргыч флеш-моб, күңелле уеннар һәм ярышлар, бозлы тау, бәйрәм карачкысын яндыру, чәй белән кайнар коймаклар һәм атта йөрү көтә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International