6-7 февраль көннәрендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция оештырылачак. Бу чара Татарстан республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә, PIR Expo һәм Татарстан республикасының туризмны Үстерү Үзәге белән берлектә уздырылачак.
Конференция 2018 елда планнаштырылган футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында кунакханәләр тармагының эш системасын оештыруга багышланган. Профильле экспертлар, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, «Россия-2018» оештыру комитеты, Татарстанның иминлек Советы, ТР эчке эшләр Министрлыгы, Прокуратура, МЧС, Роспотребнадзор хезмәткәрләре бу җәйдә кунаклар килүенә ничек итеп әзерләнү, террористик янаулардан үз-үзеңне яклау ысуллары, кунакханә яшәүчеләрен дөрес тәртиптә эвакуацияләү, ХАССП белән СанПИНның аермалары һәм кайсысы әһәмиятлерәк булуы турында сөйлиячәкләр.