2 февральдә Россиядә Япония елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгының Күргәзмәләр залында Япония фонды (Мәскәү шәһәре) җыентыгыннан “Кокэси япония курчаклары дөньясы” күргәзмәсе ачыла.
Кокэси – бизәкле традицион агач курчак. Аларны барлыкка китерү сәнгате элекке заманнарда ук Япониядә барлыкка килгән, ә XVII-XIX гасырларда зур үсеш алган. Соңрак япония һөнәрчеләре бу курчакларны җирле кайнар чыганакларга килүчеләргә сата башлаганнар. Бу уенчыклар нәфислек, гадилек һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Аларның бизәкләре һәм формалары һөнәрченең үзенчәлеген генә түгел, ә барлыкка килгән җирлекнең тарихын да чагылдыра. Бүгенге көндә бу курчаклар Кояш чыгучы Илнең иң танылган милли символлары булып торалар.
Күргәзмәдә 74 төр үзенчәлекле курчак булачак, алар арасында: озынча гәүдәле тогатта-кокэси, башын борганда бала елау тавышы чыгара торган наруко-кокэси, ышанулар буенча гаиләгә күп бала һәм бәхет китерә торган ёджико-кокэси, матурларның матуры - ядзиро-кокэси, Япониядә иң популяр булган уңыш талисманнарның берсе - дарума неваляшкалары һәм бик күп башка курчаклар.
Алабуга Дәүләт музей тыюлыгы әзерләгән тагын берничә экспонат бу күргәзмәдә өстәмә предмет булып торачак: традицион кәгазь торналар, япон милли күлмәгенә киендерелгән сувенир курчак, кокэси милли япон курчагының рәсемнәре. И.И.Шишкин исемендәге 1нче Алабуга сәнгать мәктәбе укучыларының япон мотивында эшләгән хезмәтләре бу күргәзмәнең өстәмәсе булып торачак.