Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Республикасы гербы көне билгеләнеп үтәчәк

2018 елның 2 феврале, җомга

2018 елның 7 февралендә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Республикасы гербы көне билгеләнеп үтәчәк.

Татарстан Республикасы дәүләт гербы Югары Совет тарафыннан 1992 елның  7 февралендә расланды. Татарстан Республикасының дәүләт гербы мәрхәмәтлелек, гаделлек кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне,  гражданнарның иминлеген, халыклар арасында булган дуслык һәм тынычлыкны  раслый. Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Н.Г. Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам Р. З. Фәхретдинов (үтәлеше).

Татарстанның бу заманча символы белән танышу һәм элеккеге идарәчеләр кулланган борынгы эмблемалар һәм символлар турында күбрәк белү мөмкинлеге махсус Татарстан Республикасының герб көненә багышланган музей программасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International