Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында “Кояш артыннан сәяхәт” дип аталган “Май чабу” (“Масленица”) тамашасы

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

“Май чабу” бәйрәме атнасы дәвамында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында урнашкан Н.А. Дурова исемендәге музей-йортта “Әкияти терапия” программасы кысаларында “Кояш артыннан сәяхәт” тамашасы уздырылачак.

Әкияти программаның төп геройлары – җәнлекләр һәм кош-кортлар, бәйрәм кунаклары белән берлектә Кояшны Убырлы карчыктан коткарачаклар. Катнашучылар Аюны кышкы йокысыннан уятып, Төлке белән Бүрене Убырлы карчыкка каршы чыгып Кояшны урынына – күккә – кайтарырга өндәячәкләр. Чөнки Кояш белән бергәлектә Масленица һәм озак көтелгән яз да киләчәк.

Кунакларны һәрдаим Әтәч – кызыл кикерүк һәм Кәҗә-сакалбай озатып йөриячәк. Катаншучыларны мавыктыргыч флеш-моб, күңелле уеннар һәм ярышлар, бозлы тау, бәйрәм карачкысын яндыру, чәй белән кайнар коймаклар һәм атта йөрү көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International