Бүген Казанда «Корпорация Туризм.РФ» АҖ тарафыннан эшләнгән Татарстанның Лаеш районының туристлык үсеше проектын тәкъдир иттеләр. Аның ярдәмендә Куйбышев сусаклагычында хәзерге вакытта «Кама диңгезе» пляжы урнашкан иң киң урын ярында 311 гектарга якын территория төзекләндереләчәк.
«Якынча исәпләүләр буенча, әлеге туристлык территориясенә инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 25 млрд.сум тәшкил итәчәк, шуның 15 млрд.сумы — инвесторлар һәм корпорацияләр акчалары, ә 10 млрд.сумы — юллар төзелешенә, энергетика үсешенә һ.б. дәүләт бюджеты акчасы. Хәзер без сентябрь аена без башлангыч концепцияне эшләргә телибез, 2023 елның икенче кварталында — эшне башларга, ә 2027 елда проектны тәмамларга ниятлибез», — дип аңлатты «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев.
20 июньдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина Чистай районында булды. Яклар Чистай шәһәрендә туризм хезмәтләре һәм экскурсия хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Гөлнара Сафина Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы вәкилләре, Чистай муниципаль районы хакимияте, Татарстан Республикасының туристлык операторлары, районда туристларга хезмәт күрсәтүче эшкуарлар белән берлектә музейлар һәм шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен, туристлык тармагы вәкилләренең теләкләрен һәм искәрмәләрен карадылар.
22 июнь көнне 10:00 (Мәскәү вакыты белән) сәгатьтә Profi.Travel платформасында Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы туристлык тармагы вәкилләренең онлайн-вебинары узачак.
Татарстанның туристлык өлкәсе вәкилләрен Саха (Якутия) Республикасының туристлык потенциалы белән танышырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Kazan Digital Week - 2022 халыкара форумының оештыру комитеты төзелгән, ул министрлыклар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, дәүләт һәм муниципаль идарә, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, комплекслы иминлек системасы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә цифрлы чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча белгечләрдән тора. Kazan Digital Week халыкара форумы - 2022 әзерләү кысаларында оештыручылар тарафыннан Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумында катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе һәм әгъзаларының, төбәкләр губернаторларының һәм шәһәр мэрларының, сәнәгать корпорацияләре һәм компанияләре топ менеджерларының, галимнәр һәм экспертларның, урта һәм кече бизнес вәкилләренең тәкъдимнәре исәпкә алынган.
«Россия Студент Отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы (РСО) – илнең иң зур яшьләр оешмасы, ул РФнең 74 субъектыннан 240 меңнән артык кешене сезонлы һәм вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук граждани һәм патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә (https://трудкрут.рф/).
16 июньдә 25 нче Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н.Чернышенко катнашында Туризм буенча федераль агентлык һәм Россиянең биш төбәге: Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чуваш Республикасы, Самара өлкәсе һәм Ульяновск өлкәсе арасында килешү имзаланган.
16 июньнән Зөя утрау-шәһәренә көн саен экскурсия рейслары һәм «Добрый» судносында Идел буйлап ике сәгатьлек сәяхәт башлана.
Сәяхәт барышында кунаклар өчен видеороликлар карау күздә тотыла, алар республиканың барлык истәлекле урыннары турында сөйләячәк. Зөя утрау-шәһәренә килеп җитү белән экскурсия уздыру күздә тотыла.
Суднода теләге булган кешеләр милли татар ашларын һәм эчемлекләрен сатып алырга мөмкин.
8 июньдә, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында Tatarstan Tourist Pass кушымтасы мөмкинлекләре тәкъдир ителде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Корпорация Туризм.РФ» АҖ «Татарстан Республикасының туристлык инфраструктурасын үстерү. Бизнеска ярдәм чаралары» темасы буенча конференциясенә катнашырга чакыра. Чара «ТР Шәһәрләр үсеше институты» фондының «Табигать территорияләрен һәм экотуристлыкны үстерү дирекциясе» департаменты ярдәме белән уздырыла.
Очрашуда «Корпорация Туризм.РФ» АҖ вәкилләре Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында туристлык территориясен үстерү буенча үз планнары һәм механизмнары, уртак проектларны гамәлгә ашырганда эшкуарларга һәм инвесторларга тәкъдим ителә торган ярдәм шартлары һәм чаралары турында сөйлиячәкләр.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Корпорация Туризм.РФ» АҖ «Татарстан Республикасының туристлык инфраструктурасын үстерү. Бизнеска ярдәм чаралары» темасы буенча конференциясенә катнашырга чакыра. Чара «ТР Шәһәрләр үсеше институты» фондының «Табигать территорияләрен һәм экотуристлыкны үстерү дирекциясе» департаменты ярдәме белән уздырыла.
Очрашуда «Корпорация Туризм.РФ» АҖ вәкилләре Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында туристлык территориясен үстерү буенча үз планнары һәм механизмнары, уртак проектларны гамәлгә ашырганда эшкуарларга һәм инвесторларга тәкъдим ителә торган ярдәм шартлары һәм чаралары турында сөйлиячәкләр.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк: https://ecotourismtatar.timepad.ru/event/2072471/
17 июнь көнне Казанда 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан халкы һәм килгән кунаклар өчен матур бәйрәм – Сабантуйга бүләкләр җыю тантанасы узачак. Атлар белән бүләк ташып йөрү тантанасы Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани урамнары буйлап узачак һәм Г.Камал театры янындагы мәйданда берләшәчәк.
Казан һәм ТР Рестораторлары һәм отельерлары берлеге 2016 елдан башлап Сабантуйга бүләкләр җыю буенча халык йоласын яңадан торгыза. Ел саен Казанның дистәләгән кафе һәм рестораннары үзләренең бүләкләрен тапшыралар, алар Сабантуйның төп бәйрәме – Сабан туенда җиңүчеләргә тапшырылачак.