ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Конкурс туристлык өлкәсендә белем бирү эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту һәм аларны җәелдерү буенча нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен ачыклау һәм тарату максатыннан үткәрелә. 

 


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга субсидияләр алуга гаризаны 2022 елның 16 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Субсидияне ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен завод җитештергән модульләрне сатып алу бәясен финанслауга 50% күләмендә финанслашуга алырга мөмкин. Ким дигәндә 10 модуль булдыру – мәҗбүри шарт. Бер модульгә субсидиянең максималь күләме 1,5 млн.сум, бер оешмага субсидиянең максималь күләме 45 млн.сум тәшкил итәчәк.

Бәйге аша сайлап алуның җентекле шартлары, сроклары һәм катнашучыларга карата таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.08.2022 ел, №914 карары белән расланган Тәртиптә билгеләнгән. Аңлатмалар һәм документ үрнәкләре Дәүләт комитеты сайтында әлеге сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/2022-god.htm

Бүген Туристлык буенча дәүләт комитетында Сергей Иванов Калмыкия Республикасы башлыгы киңәшчесе Дмитрий Абушинов җитәкчелегендәге Калмыкия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Калмыкия бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты.

Дмитрий Абушинов билгеләгәнчә: «Безнең өчен, Россиянең әйдәп баручы регионы буларак, туристлык өлкәсендә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсе белән танышу мөһим. Татарстан тәҗрибәсе хаталардан сакланырга һәм планнарыбызны тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанабыз».

Очрашу барышында Сергей Иванов экотуризм программасын тормышка ашыру турында сөйләде, Татарстан Республикасының туристлык тармагына грант ярдәмен гамәлгә ашыру, республиканың төп туристлык трендлары турында сөйләде.

Татарстан башкаласында 17-18 сентябрьдә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кулинар мастер-класслар, дегустация челтәрләре, гастрономик стендап, кунакчыллык буенча дәресләр, Казанның иң яхшы десертына конкурс, шулай ук рестораторлар һәм фестиваль кунаклары өчен лекторий оештырылачак.

 Чараны уздыру урыны Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчык булачак. Биредә берничә тематик зона – «Молочная улица» («Сөт урамы»), «Сырный переулок» («Сыр тыкрыгы»), «Мясная площадь» («Ит мәйданы»), «Сладкий проспект» («Татлы проспект»), «ПП район» («Дөрес туклану районы») җәелдереләчәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономия квестында катнаша һәм Казанның шеф-пешекчеләреннән аш әзерләү буенча иң яхшы рецептлар һәм серләрне белә алачак.

Фестивальдә нәни кунаклар өчен дә күңел ачу чаралары булачак – алар өчен аниматорлар белән мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

 


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Оренбургта Сергей Иванов Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары Игнат Петухов һәм «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең Куйбышев филиалы башлыгы урынбасары Инна Гаврилова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисенең Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды. Сәфәр барышында яклар арасында булган сөйләшү барышында төбәкләр арасында туристлар агымын үстерү юллары билгеләнде, Бөек Идел юлы проектын үстерү турында фикер алышынды.

Очрашу азагында Оренбург өлкәсенең Икътисадый үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

 


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова  белән берлектә, туристлык хезмәтләре күрсәтү дәрәҗәсен анализлау һәм экскурсия хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча стратегик сессия үткәрде. Сессия эшкуарлар, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгариф һәм спорт вәкилләре, туристлык өлкәсендә эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узды.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

8 сентябрьдә Сергей Иванов Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан Республикасының экскурсоводлар гильдиясе» берләшмәсе, «Мир транспорта» транспорт компаниясе белән сервис һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча очрашу уздырды.

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгуль Балахонцева Шри-Ланка Социалистик Республикасының транспорт һәм автомагистральләр министры һәм массакүләм коммуникацияләр министры Гуновордана Бандула белән очрашу уздырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә.

 


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева «Көзге-кышкы сезонда туристларны ял иттерү юнәлешләре» темасына матбугат конференциясендә катнашты.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел эчке туризмның көчле үсеше белән билгеләнгән. Узган 2021 елда Татарстан Республикасына оештырылган сәфәрләр 3,3 млн. кешене колачлаган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 74%  артыграк (1,9 млн.кеше).

2022 елның 8 аенда Татарстанның төп туристлык үзәкләренә туристлар агымы 2021 елның 8 ае белән чагыштырганда – 48,8% дәрәҗәсендә, ә Бөек Болгар кебек кайбер үзәкләрдә 154,2% дәрәҗәсендә арткан.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International