Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне булган практика буенча БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә коррупциягә каршы милли чаралар турында хәбәр итәләр.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе А.В. Лохотский катнашында туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен «гадел уен» коррупциягә каршы квиз уздырылды. Чара коррупциягә һәм коррупциячел тәртипкә тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иде.