2022 елның 24-26 ноябрендә Иркутск шәһәрендә «Сибэкспоцентр» күргәзмә комплексында «Байкалтур»туристлар күргәзмәсе узачак.
Сезне күргәзмәдә катнашырга чакырабыз, чөнки быелдан башлап Татарстан Республикасы белән Иркутск өлкәсе арасында туры рейслар эшли башлады. Самолетлар атнага ике тапкыр оча, билетлар бәясе 4919 сумнан башлана.
Иркутск өлкәсенең Туризм агентлыгы Татарстан Республикасы өчен 4 кв.м. җиһазландырылмаган күргәзмә мәйданын тәкъдим итәргә әзер.
Сезнең кызыксынуыгызда Дәүләт комитеты стендны рәсмиләштерүдә һәм Visit Tatarstan презентация продукциясен күрсәтүдә ярдәм итәчәк.
Катнашу мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы зат – күргәзмә җитәкчесе Агарлева Ольга Владимировна, т. (3952) 35-29-00, электрон почта адресы agarleva@sibexpo.ru.