Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булып тормаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен финанс яктан тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста катнашучыларны конкурска кертү һәм конкурста катнашучыларның гаризаларын кире кагу турында игълан итү.
Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында 2022 елда туристлык өлкәсендә Хөкүмәт премиясен тапшыру тантанасы булды.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, Ижевск, Арзамас, Ярославль, Омск, Чабаксар һәм Пермь туристлык агентлары өчен презентация үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Лаеш» туристлык территориясен үстерү мастер-планының якынча концепциясен тәкъдир итте.
Бүген Свияжскида «Елга тормышы» фәнни-гамәли конференциясенең беренче этабы узды, ул елгаларга һәм алар янында яшәүче халыклар һәм кешеләр тормышы белән бәйле мәсьәләләргә, аларның мәдәнияткә һәм социаль-икътисадый үсешенә йогынтысына багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Инвестиция советы утырышы узды.
Бүген Казан Кремлендә 2022 елда «Яшь профессионаллар» Х илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Иртәгә 15 октябрьдә 10:15 сәгатьтә «Поехали» тревел-шоуында Казан турында тапшыру күрсәтеләчәк. Тапшыру программасында – Урам экстрим-паркы, Миллениум күпере, «Казан» гаилә үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм шәһәрнең башка гаҗәеп урыннары. Программаның икенче чыгарылышы каналда 22 октябрьдә чыгачак һәм Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык үзәкләренә багышланачак.
16 октябрь көнне 10:55 сәгатьтә «ТВЦ» каналында республикабызның туристлык мөмкинлекләре турында «Страна чудес» тапшыруында сюжет чыгарылачак, анда җирле традицияләр: традицион татар түбәтәйенең берничә төре, Сөембикә патшабикә, чәк-чәк әзерләү һәм башкалар турында сөйләячәкләр.
Бүген, «Юл – 2022» күргәзмәсе кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Автодор» дәүләт компаниясенең түгәрәк өстәлендә катнашты, анда ул төзелә торган тиз йөрешле яңа М-12 автотрассасында туристлыкны үстерү буенча төбәкара инициативаны тәкъдир итте.
11 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстанның «Премьера» һәм «Персона Грата» туроператорлары белән берлектә Россиянең төрле шәһәрләре – Уфа, Псков, Барнаул, Еатеринбург, Улан-Удэ, Түбән Новгород, Краснодар, Санкт-Петербург, Мурманск, Төмән, Мәскәү һәм Воронежтан килгән төрле туристлык агентлары өчен реклама-мәгълүмат турын уздыра.