21 декабрьдә 11.00 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән онлайн-форматта «Кыш Бабай биләмәсе туристлар өчен татар әкиятләре геройлары белән танышу, интерактив спектакльләр һәм тәмле ризыклар әзерли» темасына вебинар узачак.
Вебинарда катнашучыларга биләмәдә нинди яңа ел программалары әзерләнүе, кунакларны «Урман могҗизалары» гаилә туристлык паркында интерактив әкият урман юлында нәрсә көтүе, шулай ук әзерләнүче сюрпризлар турында сөйләячәкләр.
Вебинарны алып баручы Юлия Таланова – «Кыш Бабай» биләмәсе директоры.
Вебинарда теркәлү өчен сылтама буенча узыгыз: https://profi.travel/events/webinars/show/167814