Спас районы укучылары өчен «Цифр дәресе»

2022 елның 23 декабре, җомга

Спас районы Болгар урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева «Тормыш өчен болыт сервислары» темасына «Цифр дәресе» үткәрде. 

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде һәм «Цифр дәрес»ләре бөтен республика мәктәпләрендә дә ай саен үткәрелде. 

Сүз уңаеннан, кичә РФ Вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы 2022 елда Россиядә цифрлы трансформация буенча лидер булып танылды. Республика цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында 1 нче урынны алды. Бу – Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы командасының эш нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International