Бүген «Кыш Бабай һәм Кар Кызы» резиденциясендә Татарстанның әйдәп баручы ММЧ өчен матбугат туры узды

2022 елның 24 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының Арча районындагы «Кыш Бабай һәм Кар Кызы» резиденциясендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән алдынгы ММЧ өчен матбугат туры узды.

«Могҗизалар урманы» интерактив гаилә паркы территориясендә яңа объектны ачу тантанасы булды – яңа ел теләкләрен чынга ашыручы Кыш Бабай резиденциясендә һәрсезонлы тау, скалодром һәм яңа таган барлыкка килгән.

Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Кыш Бабайга яңа ел бүләге тапшырды һәм тантаналы рәвештә тасманы кисте. Мондый һәр сезонлы тау – Татарстан Республикасында беренче, җәй көне дә анда тюбингларда шуарга мөмкин булачак!

«Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе», беренчедән, татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү мөмкинлеге, икенчедән, туристларның кышкы чорда Татарстанда булу вакытын арттырырга мөмкинлек бирә. Бу проект Арча районында Яңа Кырлай авылы өчен уңай икътисадый нәтиҗә бирә, бу – яңа эш урыннары булдыру гына түгел, ә ахыр чиктә резиденциядә инфраструктура үсеше тулаем Татарстан икътисадына уңай йогынты ясый», – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

Журналистлар әкият сукмагы буйлап татар әкиятләре геройлары белән бергә үттеләр, яңа ел курчак спектаклен карадылар, «Теләкләр бүлмәсе»ндә теләкләр теләделәр һәм матбугат алымы кысаларында резиденция директоры Сергей Иванов һәм Юлия Таланова белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International